Төркиядә тагын җир тетрәгән, берничә бина җимерелгән

Төркиянең Хатай провинциясендә 5 магнитудалы яңа җир тетрәү булды, дип хәбәр итә сейсмологлар. Хәзерге вакытта билгеле булганча, беренче җир тетрәүләр вакытында зыян күргән берничә бина җимерелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат әлегә юк.

Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Төркиядә 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр булды, шул ук көнне тагын берничә җир асты тетрәүләре булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләр саны 38 меңнән артып китте, 108 мең 68 кеше яраланган. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җир тетрәү аркасында 2,2 млн кешенең эвакуацияләгәнен хәбәр итте.

 


Фикер өстәү