Президент Юлламасыннан соң бик зур митинг-концерт үткәрергә ниятлиләр

22 февральдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында бик зур концерт-митинг планлаштырыла. Бу хакта РБК үз чыганакларына таянып яза.

Басма мәгълүматларына караганда, митинг-концерт Президентның Федераль Җыенга Юлламасы (21 февральдә булырга тиеш, диләр) “дәвамы” буларак күздә тотылырга мөмкин.

Чара “Лужники”да үткәрелер кебек. Митинг-концерттан соң анда хәрби-патриотик темага төрле мәйданчыклар оештырылырга мөмкин. Әмма әлегә бу кадәресе тәгаен генә мәгълүм түгел. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков та “Лужники”дагы чара турында әлегә берни әйтә алмавын белдергән.

Исегезгә төшерәбез: соңгы тапкыр Путин катнашындагы митинг-концерт “Лужники”да Кырымның Россиягә кушылу көнендә – 2022 елның 18 мартында узды. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ул чагында стадионга 200 меңнән артгырак кеше җыелган. Анңа, аерым алганда, Григорий Лепс, «Любэ» төркеме, Тимати, Полина Гагарина чыгыш ясады. Ул чагында махсус хәрби операция башлануга өч атнадан күбрәк вакыт үткән иде.


Фикер өстәү