Путин бу айда Федераль Җыенга Юллама белән чыкмаячак

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы гыйнвар аенда түгел, ә соңрак игълан ителәчәк. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Юлламаның гыйнвар аенда булмаячагы төгәл билгеле. Юллама темасына килгәндә, аны без әйтә алмыйбыз”, – дип хәбәр ителгән Кремльдән, дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә таянып.

Моңа кадәр Песков Федераль Җыенга Юлламаның әзерли башлавы турында белдергән иде.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елда Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы 21 апрельдә булды.


Фикер өстәү