Россиядә янәдән җир тетрәү булган

Бүген Куриль утраулары янында 5,4 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сахалин өлкәсе буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

«8 мартта 17.03 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 9.03 сәгатьтә) Тын океан акваториясендә, Төньяк Куриль шәһәреннән 136 чакрым көнчыгышта 5,4 магнитудалы җир тетрәү теркәлде», — диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җир тетрәү үзәге 42 чакрым тирәнлектә урнашкан. 3 баллы җир асты селкенүләрен Парамушир утравындагы Төньяк Куриль шәһәрендә яшәүчеләр дә сизгән.

«Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр һәм җимерелгән корылмалар юк. Цунамига бәйле рәвештә тревога игълан ителмәгән. Ышаныч һәм кизү хезмәте телефоннарына шалтыратулар килмәгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Муниципаль берәмлек администрациясе һәм җирле янгын-коткару гарнизонының оператив төркемнәре бина һәм корылмаларга зыян килгәнме-юкмы икәнлеген тикшерә.

/Татар-информ


Фикер өстәү