Төркиядә янәдән җир тетрәү булган

Төркиянең көньягында Саимбейли шәһәре районында 3,9 магнитудалы җир тетрәү булган, бу турыда илнең табигый бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү идарәсе хәбәр иткән.

Җир асты тетрәүләре Мәскәү вакыты белән 13: 37 сәгатьтә теркәлгән, үзәге җиде километр тирәнлектә яткан.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.


Фикер өстәү