Сочида 3,4 магнитудалы җир тетрәү булган

23 март кичендә Сочида 3,4 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Краснодар крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Обнинск сейсмология станциясе мәгълүматлары буенча, җир тетрәү 10 км тирәнлектә булган. Аның интенсивлыгы 2-3 балл тәшкил иткән. Европа сейсмоүзәге мәгълүматлары буенча, тетрәү 19:55 сәгатьтә теркәлгән. Эпицентр Лазаревскидан 4 км һәм Сочидан 46 км ераклыкта урнашкан.

«Инфраструктура һәм тормыш тәэмин итү объектлары штат режимында эшли, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк»,— дип билгеләп үттеләр ведомствода.


Фикер өстәү