Россиядә биш баллы җир тетрәү булган

10 февральдә, Алтай өлкәсенең Усть-Канск районында 5.0 магнитудалы җир тетрәү булган. Җир тетрәүнең үзәге Алтай крае чигеннән ерак түгел Усть-Кансктан якынча 15 км ераклыкта булган.

Россия Фәннәр академиясенең Бердәм геофизик хезмәтенең Алтай-Саянск филиалы мәгълүматлары буенча, эпицентр координаталары: 50.84 градус төньяк киңлектә, 84.76 градус көнчыгыш озынлыкта. Эпиүзәктә тирбәнешләрнең тизлеге MSK-64 шкаласы буенча 6.4 тәшкил иткән.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.


Фикер өстәү