Татарстанда яшәүчеләр бик көчле төньяк балкышын күргән

Балкыш фаразларын бастырып килүче сайтлар язганча, бүген төнлә 8 баллы (иң күбе – 9 балл) төньяк балкышы булган.

Татарстанда яшәүчеләр бик көчле төньяк балкышын күргән. Әгерҗе районы Әзи авылында яшәүчеләр аның фотога да төшергән. Фотосурәтләрдән күренгәнчә, күк йөзе алсу төскә кергән.

Балкыш фаразларын бастырып килүче сайтлар язганча, бүген төнлә 8 баллы диярлек (иң күбе – 9 балл) төньяк балкышы булган.

Төньяк балкышын илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр күргән. Әлеге табигать күренеше 24еннән 25 мартка каршы төндә дә көтелә. Ләкин инде – азрак дәрәҗәдә. Казанда аны күзәтеп булмый: яктыртылмаган, төньяк офык ачык булган җирдә генә күренә чөнки.


Фикер өстәү