Татарстанлыларны кош гриппы таралу куркынычы турында кисәттеләр

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, язын кошлар кайту белән бергә кош гриппы таралу куркынычы зур.

– Суда йөзгән кошлар да, күчмә кошлар да куркыныч тудыра. Бигрәк тә кыргый үрдәкләр куркыныч. Ул авыруны бөтен төр кошларга да йоктыра ала, – диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, республика Россиянең башка шәһәрләре белән хезмәттәшлек итә. Грипп исә кош ите аша да тарала ала.

Исегезгә төшерәбез, әлеге вакытта Татарстан хайваннар һәм кошлар арасындагы барлык төр йогышлы авырулар буенча имин. Ләкин дөньяда вазгыять катлаулы.

– Галимнәр кош гриппыныңы мутацияләнүен әйтте. Аннан хәтта төлкеләр дә авырый, – диде Габделхак Мотыйгуллин.


Фикер өстәү