“Күпмилләтле Җиңү” күп форматлы проектында катнашырга чакыралар

15 марттан 9 майга кадәр “Халыкара интеграция технологияләре” коммерциясез фонды, Мәскәү шәһәре Илкүләм сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты ярдәмендә, “Многонациональная Победа” күп форматлы проект уздыра. Аның төп форматлары – “Вспомним всех поименно” халыкара марафоны, “Незабытые истории Победы” халык альманахына хикәяләр бәйгесе, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында “Zа Родину” җыентыгына хикәяләр бәйгесе.

Марафонда катнашу өчен социаль челтәрдәге (ВКонтакте) аккаунтыбызда гаилә альбомыннан Бөек Ватан сугышы чоры фотосын урнаштырырга, анда сурәтләнгән кеше яки вакыйга турында пост язарга кирәк. Пост барлык кеше өчен ачык булырга һәм #вспомнимвсехпоименно #многонациональнаяпобеда #марафонпобеды2023. хештеклары белән билгеләнергә тиеш.
Иң күп лайклар җыйган пост авторлары “Многонациональная Победа” проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырылып, исемле диплом белән бүләкләнәчәк. Аны Россия һәм Советлар Союзы Геройлары тапшырачак.

Хикәяләр бәйгеләрендә катнашу өчен гаилә альбомыннан сугыш чоры фотосы һәм, аңа кушып, сугышта катнашкан төрле милләт вәкиллләре турында, күпмилләтле дуслык һәм үзара ярдәм турында язма, яисә махсус хәрби операциядә катнашучының фотосурәтен, аның турында, батырлыгы турында хикәя җибәрергә кирәк. Хикәя тексты, юл аралары белән, кимендә ике мең билгедән торырга тиеш.
Хикәяләр юллаганда, автор исемен, фамилиясен, яки авторлар коллективын күрсәтергә кирәк.

Материалларны 9 майга кадәр, «Незабытые истории Победы» халык альманахында хикәяләр бәйгесендә катнашкан очракта – электрон почтага (pomnimpobedu@mail.ru), «Zа Родину» җыентыгында хикәяләр бәйгесендә катнашкан очракта – zarodinu240222@mail.ru почтасына җибәрергә.


Фикер өстәү