Казан рәссамы Владимир Путинга фронтовик әтисенең портретын ясап бүләк иткән

Рәссам кыз дәүләт башлыгына “Краски Победы” проекты турында сөйләгән.
Казанда яшәүче рәссам Екатерина Манько Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда дәүләт башлыгына бүләк тапшырган.

Кыз Президентның фронтовик әтисе портретын ясап бүләк иткән.
Манько әйтүенчә, очрашу 9 июньдә узган. Яшь рәссам Владимир Путинга “Краски Победы” проекты турында сөйләгән. Бу көнне ул, үз тормышымда иң бәхетле көнем, ди. Путин рәссам кызның кулын бик озак кысып торган. Очрашудан соң Екатерина иң элек якыннарына шалтыратып, аларга рәхмәт белдергән. Манько әбисенең 82 яшьтә булуы һәм аның үзенә илһам бирүе турында сөйләгән. Рәссам өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы геройларына һәм ветераннарга карата бик ихтирамлы булуын әйткән.
Манько сүзләренә караганда, “Краски Победы” проекты кысаларында 300дән артыграк сугыш ветераны портреты ясалган. Аларның авторлары – Татарстан һәм башка төбәкләр рәссамнары. Кыз билгеләп үткәнчә, проектны халык бик яратып кабул иткән. “Краски Победы”, башка төбәкләрдә дә кызыксыну уяну сәбәпле, федераль дәрәҗәгә чыккан.


Фикер өстәү