Яшь рәссамнәр ветераннарга портретларын ясап бүләк итә

Ветераннарга рәхмәтне төрлечә белдереп була. Яшь рәссамнәр, мәсәлән, төсле буяулар һәм пумала алып, аларның портретларын ясарга һәм үзләренә бүләк итеп калырга ашыга.

Берничә ел элек Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан кызы Екатерина Манько «Краски Победы» проекты белән Россия күләмендә уздырыла торган «Таврида» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумында грант откан иде. Проектның асылы – Россиянең яшь рәссамнарын Казанга чакырып, Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын ясау һәм үзләренә яки якыннарына бүләк итү. Портретларны Россия Сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләре базасында ясыйлар.

– Проект остаханәләрендә барлыгы 800дән артык кеше катнашты, 300дән артык картина ясалды. Проект коллекциясендә картиналар бик күп түгел, без аларны ветераннарның үзләренә яки гаиләләренә бүләк итәбез, – дип сөйләде Екатерина Манько «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Әлеге картиналар ветераннарыбызның гомерен озынайта. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Эльвира Низаметдинова әнә шундый фикердә. «Әлеге проектның яшь буынны тәрбияләүдә дә роле шактый зур. Аның төп бурычларының берсе – яшьләр арасында патриотик теманы популярлаштыру», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Казан кызы Екатерина Россия Президенты Владимир Путинның сугышта катнашкан әтисенең портретын ясаган була. Соңыннан исә әлеге картинаны Путинның үзенә бүләк итә. «Владимир Владимировичка «Краски Победы» проекты турында да сөйләдем. Гомумән, минем иң бәхетле көнем булды ул!»

Кызны 82 яшьлек әбисе илһамландыра икән. «Өлкән буынга, Бөек Ватан сугышы геройларына һәм анда катнашучыларга хөрмәт белән карарга кирәк дип саныйм. Алар яшьләрне дөрес яшәргә һәм үз илләрен яратырга өйрәтә».

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү