Мәктәп яны лагере әйдаманнары: «21 көннең берсе дә бер-берсен кабатламый»

Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада быел  842 мәктәп яны  лагере ачылган. Аларда  57 меңгә якын бала ял итә. Болай да ел буе укып алҗыган  балаларны кабат мәктәпкә кайту туйдырмыймы? Без Биектау районының Дөбьяз мәктәбендә оештырылган шундый җәйләүләрнең берсендә булып кайттык.

Анда ял лагерена – 70, хезмәт  лагерена 30 бала йөри. Укытучылар кушканга түгел, үзләре теләп язылганнар. Укучылар саны быел күбрәк тә икән әле. Чыршы авылыннан да  12 бала килгән. Әйдаманнары – 8–9 сыйныф укучылары.

– Юк, мәктәп диварлары туйдырмый. Без аларны кызыксындыру юлларын эзлибез. 21 көннең берсе дә бер-берсен кабатламый. Элеккеге пионер лагереннан бер дә ким түгел. Иртән Россия, Татарстан әләмнәрен күтәрәләр. Бу – алар өчен үзе бер горурлык. Ничек өйрәтәсең, шулай гадәтләнәләр. Россия көненә мәктәптә махсус тәрәзә ясадык. Балалар макулатура да җыя. Иң күп кәгазь  китерүчене  бүләклибез. Алар мәктәпкә дип түгел, лагерьга дип килә.  Көнгә өч тапкыр тукланалар, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Петрянкино. – Балаларга гадәти булмаган форма ошый. Урамга еш алып чыгабыз, төрле уеннар оештырабыз. Клубка кинога йөрибез. Ямаширмә авылына тәвә кошлары фермасына бардык. Биектауда яңа ачылган кинотеатрда булдык. Кече Солабаш авылында бер меценат «Хыял» ял паркы төзегән иде. Аны да күрмичә калмадык. Бу балаларга үз җирлегебезне белү өчен дә файдалы.

Без килгәндә, балаларның «Алло, без сәләтләрне эзлибез» дигән чарадан  таралышкан чагы иде. Матур костюмнар киеп, җырлап, биеп күңел ачканнар. Балаларның күбесе музыка мәктәбенә йөри икән. Алдагы көнне генә Эшмәкәрләр көнен билгеләп  үткәннәр. Укучылар һәркайсы үз хезмәтен тәкъдим иткән. Берәүләр үзләрен чәчтараш, бизәндерүче, массаж ясаучы, икенчеләр таксист, пешекче ролендә сынаган. Коймаклар, төрле ризыклар пешереп алып килүчеләр дә булган. Кемгәдер сатучы, кемгәдер  сатып алучы булырга туры килгән. Товарга бәя куеп, ташламалар да ясаганнар. Мәктәп исә  аларга сатар өчен  уенчык  акчалар әзерләгән.  Мондый уеннар укучыларны финанс белеменә өйрәтүне күздә тота. Кайсы роль күбрәк ошады дигәндә,  укучыларның күбесе, акча эшләү, дип җавап биргән.

Бәйрәмнәрнең төрлесе бар. Әйтик, Нептун көнендә кашык белән стаканга су ташыйлар. Беренче булып тутыручыны билгелиләр. Соңыннан су сибешеп уйныйлар. Гиннесс китабына керү мөмкинлеге дә бар. Башкаларны шаккатырып, рекорд куючылар керә анда. Смена тәмамланганда, укучылар әйдәманнарның һәрберсенә рәхмәт әйтеп хат яза. Ял Сабантуй белән тәмамлана. Малайлар бил алыша, бергәләшеп аркан тартыша. Бәйрәмнән соң самавыр куеп,  табигатьтә чәй эчәләр.

– Кызыбыз Айгөл 1 нче сыйныфны тәмамлады.  Өйдә утырырга яратмый, шуңа күрә лагерьга  бик теләп йөри. Күбрәк экскурсияләргә бару ошый аңа. Мәктәп дивары –  мәктәп дивары инде ул. Рәсем ясап, уеннар уйнасалар да, каядыр бару кызыграк.  Ямаширмәгә барып, тәвә кошы, дөяләр күреп кайттылар. Сменаның соңгы көннәре якынлаша. Кайбер балалар йөрүдән туктаган инде. Тик  безнең Айгөл: «Әни, ник килмиләр инде, анда бит бик кызык», – ди. Яшь әйдаманнар  булу да  күңелле, – ди  ике бала әнисе Сания Агаева.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү