Сая авылында яшәүче Илнур Сафиуллин: «Агач капканы җимерелгәнче саклаячакбыз»

Биектау районындагы Сая авылы урамнары буйлап йөргәндә, бизәкләп ясаган агач капкага күзебез төште. Яшел, шәмәхә, зәңгәр, кызыл, сары төсләрдән торган җете капка бу. Әлеге йортта Илнур Сафиуллин гаиләсе яши. Капканы исә сугыш ветераны, мәрхүм Исмәгыйль бабай ясаган.

Авыл халкы агач капкаларны күптән тимергә алыштырып бетерсә дә, Сафиуллиннарга үзләренеке кадерле. Мондые беркемдә дә юк бит! Өстәвенә тарихи истәлек. Останы әллә кайлардан чакыртырга туры килмәгән. Казанда яшәүче Исмәгыйль абзый аны авылга кунакка кайткан арада өлгерткән. Бернинди станок та кирәк булмаган аңа.

– Төрле төсләргә буяп торабыз. Буягач, яңарып китә. «Кем ясады?» – дип кызыксынучылар да бар. Әлдермештән берәү килгән иде. Без аны җимерелгәнче сакларга җыенабыз. Исмәгыйль абыйның кул көчен юкка чыгарасы килми. Безнең өйгә ямь биреп тора бит ул, – ди Илнур Сафиуллин.

Сәрия Мифтахова

Фото һәм видео: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү