Ир белән хатын төзелеш кибете коймасын сүтеп сатып 570 мең сум акча эшләгән

Кибеткә 570 мең сумлык зыян китерелгән.
Казанның полиция хезмәткәрләре бер гаилә парын тоткарлаган.

Моңа кадәр дә “утырып чыккан” ир белән хатын, төзелеш гипермаркеты коймасын сүтеп, 1373 цинклы калайны сүтеп алган. Соңыннан ачыкланганча, бу адәмнәр 13-17 июньдә төннәрен койма калаен сүтеп, арендага алып торылган “Газель” машинасына төягәннәр. Көндез исә бушка килгән байлыкны тимер ватыгын җыючыларга илтеп тапшырганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, кибеткә 570 мең сумлык матди зыян китерелгән. Ир белән хатын үз гаебен таныган. “Юдино” полиция бүлегендә “Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. “Калайчылар”га әлегә беркая чыгып китмәү таләбе куелган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре угрыларның башка җинаятьләргә дә катнашы юкмы икәнен тикшерә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү