Чыгарылыш сыйныфларны күк йөзенә шарлар очыртмаска чакырганнар

Һава шарларының кайберләре дүрт елда таркала, ә кайберләре 100 елдан соң гына юкка чыга.
Россия экология операторы (РЭО) мәктәпләрне тәмамлап чыгучы егет-кызларны, әйләнә-тирә мохиткә зыян салынмасын өчен, шарлар очыртмаска чакырган.

РЭО башлыгы Денис Буцаев әйтүенчә, шарлар эшкәртелми торган пластиктан һәм латекстан тора. Мондый матдәләрнең таркалу срогы – дүрт елдан йөз елга кадәр.

Кайберәүләр, латекстан эшләнгән шарлар бик тиз таркалып юкка чыга, дип уйлый. Әмма бу – ялгыш фикер. Алар, составында пластик булу сәбәпле, экология өчен бик тә зыянлы. Ә инде фольгадан ясалган шарлар (гелий тутырылган төрле формадагы шарлар) 200 елдан соң да таркалмый.

Шулай ук шарларның җете төсләре кошлар, җәнлек-хайваннарны үзенә җәлеп итә. Ә инде шар кисәген йоткан җан иясенең үңәче тыгылырга, кайбер очракларда хәтта җан тәслим кылырга да мөмкин.
Моннан тыш шарлар, югары вольтлы үткәргечләргә чорналып, кыска ялганыш китереп чыгарырга да күп сорап тормый. Ә бу янгын белән яный.

Шарның “туганы” – һава фонаре дә шундый ук күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Әйтик, 2013 елның июнендә Красноярскиның “Столбы” тыюлыгында һавага очыртылган фонарьлар 3,5 гектар мәйданда урманны көлгә әйләндереп куйган.


Фикер өстәү