Алинә Заһитова бокс ярышында катнашачак

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бокс буенча күрсәтмә уенда катнашачак. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгы яза.

Алинәнең кемгә каршы уйнаячагы шушы көннәрдә мәгълүм булачак.
Фигуралы шуу остасы социаль челтәрләргә бокс пирчәткәсе киеп төшкән фотосурәтен урнаштырып, “Ниндидер бер яңа әйбергә әзерләнәм…” – дип язып куйган.
20 яшьлек спортчының 2019 елның декабрендә спорт карьерасын төгәлләве турында белдергәнлеген искә төшереп үтик.
Алинә Заһитова Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) журналистика факультетында икенче курста укый.
Исегезгә төшерәбез: Алинә – 2018 елгы Олимпия уеннарында шәхси турнирда – алтын, команда турнирында – көмеш медальгә лаек булды. Ул шулай ук 2019 елгы дөнья чемпионатында җиңде, 2018, 2019 елгы Европа чемпионатларында алтын һәм көмеш медальләр яулады.


Фикер өстәү