Татарстанда бер банкның ике хезмәткәре 40 миллион сум акча урлаган

Акчаны кредит оешмасы саклагычыннан урлаганнар.

Чаллы судында республика банкы бүлегенең корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджеры – 42 яшьлек хатын-кызга һәм касса мөдире – 55 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше карала.

Алар 40 миллион сумлык афера ясауда гаепләнелә. Әлеге ике хезмәткәргә “Аеруча зур күләмдә мошенниклык” һәм “Урлау” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган. Әлегә аларга беркая чыгып китмәү таләбе куелган, ди хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнелүченең берсе өлкәнрәк коллегасыннан акча белән ярдәм итүне сораган. Әлбәттә инде, бушка түгел. Тегесе, ризалашып, аңа клиентның банк тартмасы ачкычын тоттырган. Оста “банкир” аннан 15 миллион сум урлаган, “ярдәмчесе”нә 50 мең биргән. Соңыннан бу коллегасыннан инде 25 миллион сум алып бирүне үтенгән. Бу юлы “ярдәмчесе”нә 200 мең сум тәтегән.

Моннан тыш 42 яшьлек “банкир”, янәсе шәхси клиника өчен кыйммәтле җиһаз сатып алу өчен, Чаллыда яшәүче дүрт кешедән 22 миллион сум урлаган. Шул ук вакытта алып торган акчасы өчен һәр ай саен 5-6 процент түләү бурычын үтәмәгән. Акчаны үз кирәгенә тоткан.


Фикер өстәү