Донецк халык республикасы Россия составына республика буларак керергә мөмкин

Донецк халык республикасы башлыгы, ДНР безнең ил составына Татарстан рәвешендә керәчәкме, дигән сорауга уңай җавап биргән.

Донецк халык республикасы Россия составына аерым субъект буларак кереп, үз атамасында, Татарстан кебек, “республика” сүзен саклап калырга мөмкин. Бу хакта ДНР башлыгы Денис Пушилин Петербург халыкара икътисади форумында RT хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Аның әйтүенчә, “Донецк өлкәсе” бигүк матур яңгырамый. Гүя аның Украинадагы үткәнен чагылдыра кебек.
Ул, ДНР безнең ил составына Татарстан рәвешендә керәчәкме, дигән сорауга уңай җавап биргән.


Фикер өстәү