«Интертат» шигърият яратучыларны «Шагыйрьләр урамы» дигән бәйрәмгә чакыра

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» дип аталган яңа рухтагы шигъри җыен әзерли. Шигърият бәйрәме «Интертат» электрон газетасының 20 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Бүген, 16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре – яшь шагыйрәләребездән башлап өлкән буын халык шагыйрьләренә кадәр — Милли китапханәнең җәйге террасасында җыелачак. Кичке Казан фонында татар шагыйрьләренең төрле чорда язылган шигырьләре яңгыраячак. Шагыйрьләр кичәдә сөйләячәк шигырьләрен үзләре сайлый.

Шигърият бәйрәме Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

Анда Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова катнаша.

Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтү сорала.


Фикер өстәү