Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше үсеше — безнең аеым игътибарыбыз үзәгендә

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан машина төзелеше форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт һәм башкалар катнашты.

Форум тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләрне һәм җиһазларны алга этәрү, шулай ук идеяләр алмашу һәм тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, машина төзелеше үсеше республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. «Татарстанда тармак җиңел һәм йөк автомобильләре, махсус техника җитештерү, авиа — һәм вертолетлар төзү, суднолар төзүдән гыйбарәт. Машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан төяп озату күләме 800 млрд. сумга җитте — бу республика буенча төяп җибәрелгән товарларның, эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләменең биштән бер өлеше», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, сыйфатны һәм көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен предприятиеләрдә җитештерүгә, аларны техник яктан яңадан җиһазландыруга идарә итүнең заманча алымнарын кертү өстендә эш алып барыла.

«Бүген республика үсешенең стратегик юнәлешләре: югары технологияле җитештерүләрне үстерү исәбенә сәнәгатьнең чимал тармаклары өлешен киметү, шулай ук инновацияләр һәм инвестицияләр хисабына икътисадны модернизацияләү. Безнең алда илнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы тора. Җитештерелгән продуктның локализациясенә басым ясау, эчке җитештерүчеләр арасында яңа тәэмин итүчеләр эзләү бик мөһим. Форум кооперацияне һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновацион технологияләрне кертү буенча фикер алышуга, яңа контрактлар төзүгә ярдәм итәр дип ышанам», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Форумның эшлекле программасы фәнни-техник потенциалны, импортны алмаштыруны үстерү бурычларын хәл итүгә, шулай ук машина төзелеше өлкәсендә үз технологияләрен һәм инфраструктурасын эшләү мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм очрашуларның төп темалары — машина төзелешендә алдынгы технологияләр һәм хәл ителешләр, импортны алмаштыруда өстәмә технологияләр роле, машина төзелешендә цифрлаштыру, сәнәгать кластерларын үстерү, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары.

«Донбасс потенциалы Ватаныбыз үсеше өчен файдалы булачак. Донбасс — ул күмер һәм металлургия дигән фикер бар. Ләкин, машина төзелеше юнәлеше безнең өчен һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Хәзерге шартларда саклап кала алган 70тән артык предприятие, әлбәттә, бөтен Россия машина төзелеше тармагын үстерүгә үз өлешен кертәчәк», — диде Денис Пушилин. Ул шулай ук Татарстанга даими рәвештә ДНРга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Вячеслав Шпорт үз чиратында әлеге форумны һәм илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү өчен тармак күргәзмәсен уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» күргәзмәсен карап чыктылар. Күргәзмәдә 74 компания, шул исәптән Татарстаннан — 27 җитештерүче һәм Беларусь Республикасыннан 10 җитештерүче катнаша. Татарстан Президенты сәнәгатьнең машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру тармаклары өчен заманча техника, приборлар һәм инструментлар үрнәкләре белән танышты.


Фикер өстәү