Казанда «Хезмәт даны шәһәрләре» I Бөтенроссия яшьләр патриотик форумы узачак

12–14 декабрьдә Казанда «Хезмәт даны шәһәрләре» I Бөтенроссия яшьләр патриотик форумы узачак. Аңа илнең 13 төбәгеннән 304 катнашучы килер дип көтелә.

Чарага илнең «Хезмәт даны» статусына ия булган шәһәрләрнең төрле предприятиеләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр җыелачак. Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева әйтүенчә, форумда яшьләр фикер алыша һәм үз шәһәрләренең батырлыгын тәкъдим итә алачак.

– Яшьләрне хезмәт ягыннан тәрбияләүдә хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү аеруча мөһим. Фронт батырлыклары турында беләбез, хезмәт батырлыгы турында да мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк, – диде ул.

«Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлеге» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгыйтдинов республика «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дәүләт бүләген гамәлгә керткән бик аз төбәкләрнең берсе булуын искәртеп узды.

– Президент Указы белән бүген күп кенә предприятиеләребез бу статуска ия. Алар оешмаларында патриотик юнәлештә нинди эш алып бара, үзләрендә эшләүче яшьләрне ничек тәрбияли – форумда шулар хакында сөйләячәкләр, – диде иҗтимагый оешма советы рәисе.

Катнашучыларны фәнни-тарихи конференция, тренинглар, Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрләрнең хезмәт батырлыкларына багышланган фотокүргәзмә, тематик интеллектуаль викторина көтә.

– Яшьләр тарих белән кызыксынсын, сугыш елларында безнең халык нинди батырлыклар күрсәткәнен, тылда предприятиеләрнең ничек эшләвен аңласын өчен бу чараларны үткәрү бик мөһим дип саныйбыз, – ди Айдар Сәгыйтдинов.

Форум нәтиҗәләре буенча илнең төрле предприятиеләре кулланган патриотик идеяләр белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләре кертелгән резолюция төзеләчәк. Ул «Хезмәт даны» статусына ия булган 53 шәһәрнең предприятиеләренә юлланачак.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү