Яшь уйлап табучылар форумга җыелачак

Эшче яшьләрне барлар чак җитте. 2-6 апрельдә республикада узачак белем бирү форумы һәм соңыннан махсус бәйге дә шул максаттан оештырыла.

2-6 апрельләрдә республиканың яшь уйлап табучылары өчен XIII белем бирү форумы узачак. Анда Татарстан предприятиеләреннән килгән йөздән артык яшь хезмәткәр катнашачак. Форум дәвамында белем алу, үз проектларын тәкъдим итү каралган. Соңыннан яшьләр квалификация күтәрү турындагы сертификат та алачак. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге советы рәисе Айдар Сагетдинов сөйләде.

— Форумда катнашучыларның яше — 22дән 35кә кадәр. Барлыгы 37 оешмалан 101 гариза килде һәм барысы да кабул ителде, — диде ул.

Форумда катнашучыларга проектларын тормышка ашыру өчен ярдәм дә каралган. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтте.

— Яшьләр үз предприятиеләрендә рационализаторлык юлында килеп чыга торган авырлыклар турында сөйли алачак, чишү юллары эзләнәчәк. Форумда яңгыраган идеяләрне инженерлар һәм башка белгечләр карар дип уйлыйм, — дип сөйләде ул.

Форумнан соң яшь эшчеләр бәйгедә дә катнаша алачак.
— Бәйге ел саен яшь уйлап табучылар форумыннан соң үткәрелә. Катнашучылар әзер проектларын җибәрә, ә без 50 номинациядә иң яхшыларын бүләклибез. Нәтиҗәләре декабрьдә билгеле булачак, — дип сөйләде бәйге турында Айдар Сагетдинов.


Фикер өстәү