Фәнис Хөсәеновның укытучысы: «Инде икенче укучымның җир куенында ятуына әле дә ышанасым килми»

Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Денис Гарифуллинны җирләгәннәр. Ул хәрби операция вакытында дошман БТРын кулга төшереп, командирын коткарган Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы. Бу хакта «Кызыл таң» яза. 

Денис Гарифуллин 2022 елның октябрендә махсус операциягә чакырылган. «Вагнер» төркемендә хезмәт иткән һәм Артемовск (Бахмут) тирәсендәге сугышларда һәлак булган.

Денис спортчы булган, армрестлинг, гер күтәрү һәм көрәш белән шөгыльләнгән. Армия хезмәтен Оренбургта мотоукчылар гаскәрендә үткән. 2017 елга кадәр шунда ук контракт буенча да хезмәт иткән.

Денис Гарифуллин — Тәтешленең тагын бер батыры Фәнис Хөсәеновның авылдашы һәм сыйныфташы. Аларның беренче укытучылары Айсылу Мөдәрисова хушлашу мәрәсимендә:

– Мин Денисны Яңа Кайпан авылында башлангыч сыйныфларда укыттым. Фәнис белән бер класста укыды алар. Инде икенче укучымның җир куенында ятуына әле дә ышанасым килми. Яңа Кайпан авылында балалар бакчасы булмаса да, Денис, укырга килгәндә, бөтен хәрефне танып, укырга өйрәнеп килгән иде. 7 малай, 1 кыз укыды алар. Шук булсалар да, бер-берсен кимсетү дигән нәрсә булмады. Барысы да ачык йөзле иде, гел игътибарны үзләренә җәлеп итеп тордылар. Кыш бабайга ышаналар иде. Алар белән бик күңелле эшләдем, үз балаларым кебек булдылар. Укытучы буларак, үз укучыларың турында мондый хәбәрне ишетү – бик кыен. Озак яшәргә, бәхетле булырга тиеш иде алар. Барлык туганнарының кайгысын уртаклашам. Денис, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын. Тыныч йокла, – дип, елый-елый сөйләгән.

Тракторчы Фәнис Хөсәенов хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган


Фикер өстәү