Хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган тракторчы Фәнис Хөсәенов вафат

Бу хәбәрне «Интертат» басмасы хәбәрчесенә Фәнис Хөсәенов үскән Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслаган.

«Фәнис белән бергә яу кырына киткән егетләр белән элемтәгә кердек. Документаль раслау кәгазе булмаса да, алар бу хәбәрнең дөрес икәнлеген әйтте. Җәсәден кайчан алып кайтып җиткерәчәкләре билгесез. Гадәттә, һәлак булган егетләрне Ростовтан Уфага кайтаралар. Бу юлы да шулай булырмы», — дигән ул.
Хәтерләсәгез, моннан берничә ай элек «ВТ» да Фәнис Хөсәеновның батырлыгы турында язма дөнья күргән иде. Хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган ул.

Тракторчы Фәнис Хөсәенов хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган

 


Фикер өстәү