Россия хәрбиләре Артемовск шәһәре тирәсендәге барлык биек урыннарны алуга ирешкән

Россия хәрбиләре Артемовск тирәсендәге барлык биек урыннарны контрольгә алуга ирешкән. Бу хакта Донецк халык республикасы башлыгы киңәшчесе Игорь Кимаковский “Соловьев Live” эфирында белдергән.

“Төп уңышларыбыз – Артемовск шәһәре тирәсендә. Егетләребез андагы барлык биек урыннарны алуга иреште инде. Асылда бер юлның кечкенә генә өлеше калып бара. Анысын да башлыча безнең хәрбиләр контрольдә тота. Шуңа күрә тегеләргә өстәмә корал, солдатлар китерү кыенлашты”, – дип басым ясап әйткән ул.

Кимаковский билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә поляк, француз, инглиз телендә сөйләшүче бик күп наемникларның барлыгы билгеле.

Моңа кадәр “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе башлыгы Евгений Пригожин Артемовск шәһәренең инде март-апрель айларында ук тулысынча чолганышка алыну ихтималын әйткән иде.


Фикер өстәү