Питрәчтәге янгында гомерләре өзелгән ир белән өч кызын соңгы юлга озаттылар

Кичә Питрәч районы Яңа Шигали авылында янгында һәлак булган ирне һәм өч кызларын соңгы юлга озаттылар.  Бу хакта pestrecy-rt.ru хәбәр итте. 

Ирен  һәм 5, 8, 13 яшьлек өч кызын соңгы юлга озатырга әниләре хастаханәдән чыга алмаган. Чөнки аның умыртка баганасы сынып, дәвалану курсы үтә.  Бер яшьлек улы да хастаханәдә, ул  төтен белән агуланган.

Кызларны әтиләре белән «Курган» зиратына җирләгәннәр.

11 февральдә Питрәч районының Яңа Шигали авылында гомер итүче Фәләховларның йортында ут чыга. Ялкын шулкадәр тиз үрмәли, санаулы минутлар эчендә йорттан берни калмый. Гаилә башлыгы Рамил һәм аның 13, 8, 5 яшьлек кызларын коткара алмыйлар. Хатыны Алена 1 яшьлек улы белән йорттан чыгып котыла ала.

Яңа Шигалидә яшәгән Фәләховларның туганнары: “Әле дә ышана алмыйбыз”


Фикер өстәү