16 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Хәрби-Диңгез флоты разведкасы көне

Һөнәри бәйрәм 1998 елда Хәрби-Диңгез флоты башлыгының боерыгы белән билгеләнә. Диңгез разведкасы үз тарихын XIX гасыр ахырыннан алып бара, ләкин мөстәкыйль разведка хезмәте буларак, ул 1938 елның 16 февралендә генә пәйда була.

Россия Энергетика министрлыгы архивы көне

Бүген Россия Энергетика министрлыгы архивында 40 меңнән артык саклану берәмлеге бар, бу – 1939 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 10 миллионнан артык документ дигән сүз. Архив документларыннан берөзлексез файдаланалар, социаль-хокукый характердагы барлык мөрәҗәгатьләрнең 37%тан артыгы министрлыкның архив өлешенә туры килә.

47 ел элек (1976)  Кама автомобиль заводы конвейерыннан беренче  «КАМАЗ» авыр йөк машинасы төшә

Предприятие төзелеше 1969 елда башлана.  Чаллыга төзелешкә союзның барлык почмакларыннан 100 меңнән артык эшче һәм белгечләр килә.

1976 елда чыккан беренче автомобильдән соң завод 2,25 миллионнан артык автомобиль һәм 2,85 миллион двигатель җитештерә. Россиядә һәм БДБ илләрендә һәр өченче 14-40 тонна тулы массалы йөк машинасы – «КАМАЗ».  Бу авыр йөкле машина дөньяның 80 нән артык илендә кулланыла.

100 ел элек (1923) Мисырда Тутанхамонның кабер ташы камерасын табалар

Б.э.к. 1347-1337 елларда Мисырда идарә иткән Тутанхамон – иң  күренекле фиргавеннәрнең берсе һәм борынгы Мисыр цивилизациясенең чын символы булып тора.

Британия археологы  Говард Картер һәм казу эшләрен финанслаган лорд Карнарвон  өч мең елдан соң табутка тап булучы беренче кешеләр була. Андагы байлыклар арасында Тутанхамон мөхерләре, ювелир бизәнү әйберләре, тукымалар, мумияләштерү өчен матдәләр, бизәкле вазалар, алтынланган күмү битлекләре һәм башкалар табыла. Төп табыш Тутанхамон фиргавененең мумияләштерелгән гәүдәсе белән чиста алтыннан ясалган саркофаг була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү