Кремльгә һөҗүмнән соң атом-төш коралын куллану мөмкинлеге турында аңлатканнар

“Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин, чәршәмбегә каршы төндә Кремльгә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң атом-төш коралы куллану үзен-үзе аклаячакмы, дигән сорауга җавап биргән.

“Әлбәттә инде, пилотсыз очкыч һөҗүменә җавап йөзеннән атом-төш коралын куллану турында бернинди дә сүз була алмый”, – дигән Пригожин. Бу хакта аның телеграм-каналында бизнесменның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул иң элек мондый хәлнең ничек шулай килеп чыга алуын ачыкларга чакырган. Шуннан соң бөтен тырышлыкны пилотсыз очкычларны үстерү өлкәсендә Россияне бөек державага әйләндерүгә юнәлтергә кирәк, – дип басым ясап әйткән Пригожин.

“Нәкъ менә шундый ук дроннар белән җавап бирергә”, – дип тәкъдим иткән бизнесмен.
Ул шулай ук кайбер белгечләрнең дрон һөҗүменә җавап йөзеннән атом-төш коралын куллану турындагы тәкъдимнәрен тәнкыйтьләгән.


Фикер өстәү