«Татармультфильм» берләшмәсе «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмын тәкъдим итәчәк

Драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча «Татармультфильм» берләшмәсе татар телендә анимацион фильм тәкъдим итәчәк. Проект авторлары журналистлар белән очрашып, мультфильм турында сөйләде.

«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев сүзләренчә, мультфильм нигезе итеп 30 елдан артык Камал сәхнәсендә уйналган спектакльне алганнар. Аның сүзләренә караганда, әлеге әсәргә алыну — берләшмәнең күптәнге хыялы.

Мультфильм геройларын тавышландыруда да Камал театры артистлары катнашкан. Әйтик, Әҗәлне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тавышландыра.

— Әҗәлне тавышландыру тәкъдиме килгәч, башта алынмаска дип тә уйлаган идем. Мультфильмны ясаучы команда бик зур эш башкарды. Безгә анимациягә яраклашырга туры килде. Бу — спектакль түгел, бөтенләй башкача. Тик мультфильмда да автор әйтергә теләгән фикерләр, аның ниятләре дә сакланды, — диде ул.

«Әлдермештән Әлмәндәр»не премьерага кадәр Әлмәттә «Татнефть» командасына күрсәткәннәр. Равил Шәрәфиев аларның әлеге иҗади эштән канәгать калганнарын әйтте. Сүз уңаеннан, «Әлдермештән Әлмәндәр»не төрле фестивальләргә, шул исәптән Казан халыкара фестиваленә тәкъдим итәләр. Прокатка чыгару турында да хыялланалар.

Премьера 10 майда, Камал театрының Зур сәхнәсендә узачак.


Фикер өстәү