Газетага язылу

«Kazan Digital Week – 2026» форумында дөньяның 50гә якын иле вәкилләре теркәлгән

«Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумының рәсми сайтында бүгенге көнгә дөньяның 50гә якын иле вәкилләре теркәлгән. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов форумның оештыру комитеты утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Тугыз чит ил министрлыгы һәм дипломатик вәкиллекләр делегацияләренең катнашуы расланды. Форумның халыкара элемтәләрен динамик рәвештә киңәйтәбез», – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.

Ул өстәгәнчә, быел форумда катнашучыларга киңәйтелгән стартаплар аллеясы һәм питч-сессияләр зонасы тәкъдим ителәчәк. Стартаплар аллеясында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 60 проект урнаштырылачак: аларның 30ы – Россиянеке, 20се – чит илнеке һәм 10сы – хакатоннарда җиңүче командаларныкы. Питч-сессияләр зонасында форумның барлык көннәрендә дә лекцияләр, мастер-класслар, шоу-кейслар һәм төрле форматтагы питчлар узачак.

Моннан тыш, «IT-Park Global Startup Accelerator» халыкара акселераторы оештырылачак. ТР Фәннәр академиясе президенты искәрткәнчә, акселератор беренче тапкыр 2025 елда уңышлы үткәрелгән һәм чит ил технологик командаларында зур кызыксыну уяткан. Быел программа үсешен дәвам итә: 24 илдән 218 гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, иң яхшы егерме проект үз эшләнмәләрен күргәзмә программасында тәкъдим итә алачак.

«Kazan Digital Week – 2026» 29 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Анда дәүләт, бизнес, IT-компанияләр һәм экспертлар җәмгыяте вәкилләре очрашып, ясалма интеллект, яңа технологияләр һәм тормышны үзгәртүче карарлар турында фикер алышачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре