Газетага язылу

Татарстан табиблары ир-аттан 10 килограммнан артык авырлыктагы шешне алып ташлаганнар

Татарстан онкологлары 10 килограммнан артык авырлыктагы сирәк очрый торган шешне алып ташлаганнар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Алмир Абашев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Диспансеризация узганнан соң, Бөгелмәдән килгән ир-атны Татарстан Республикасы клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалына тикшеренергә җибәргәннәр. Пациентта липосаркома – май тукымасының яман шеше диагнозы расланган. Аннары ир-атны Казанга, онкология диспансерына юллаганнар.

Шеш корсак куышлыгының уң ягын диярлек тулысынча биләп торган һәм эчке органнарны сул якка күчергән. Табибларның яңа барлыкка килгән шешне уң бөер белән бергә алып ташлау мөмкинлеге булган, бу операция вакытында кан китү куркынычын киметер иде, әмма хирурглар органны саклап калырга карар кылганнар.

Операция уңышлы узган – шеш алып ташланган. Аның авырлыгы 10 килограммнан арткан. Хәзерге вакытта пациент операциядән соң тернәкләнә һәм хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре