Казан мәктәбендә 500гә якын баланы ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр

Бүген, 16 февральдә, 10.03дә ашыгыч хезмәтләргә Казанның Идел буе районындагы 97нче мәктәпнең беренче катында төтен чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәгариф учреждениесе администрациясе 495 бала белән 46 өлкән кешене эвакуацияләүне оештыра. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк.

Коткаручылар беренче каттагы электрощитта кыска ялганышның янмыйча гына узуын ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез, куркыныч фаҗига 11 февраль иртәсендә Питрәч районында булды. Анда янгын нәтиҗәсендә өч бала һәм әтиләре һәлак булды.


Фикер өстәү