Казандагы уку йортларының берсеннән 70 студентны эвакуацияләгәннәр

Казан федераль университетының бер бинасында кыска ялганыш аркасында 70 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген министрлыкка Бутлеров урамындагы университетта электр үткәргече януы турында хәбәр иттеләр. Янгын урынына Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре барды», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Бинаның беренче катында яктырткычта кыска ялганыш булуы ачыкланды. Янгын чыкмаган.

«Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасында төтенләү датчигы эшли башлаган. Автомат режимда хәбәр итү системасы кабынган. Университет һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре билгеләнгән регламент буенча эшләгәннәр, ут табылмаган», — дип сөйләделәр КФУ матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк КФУдан 70 кешене эвакуацияләгәннәр.


Фикер өстәү