Казанда яңа 26 метро станциясе төзеләчәк

Казанда 26 яңа метро станциясе төзелеше планлаштырылган. Хәзерге вакытта метрополитенның икенче тармагының дүрт станциясен проектлау эшләре бара. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.

Станцияләр Маршал Чуйков урамнары һәм Әмирхан проспекты киселешендәге XL сәүдә үзәге янында, Восстание разъездында, шулай ук «Казан—1»тимер юл вокзалы янында барлыкка киләчәк. Күчмә урыннар Н. Ершов урамы («Әбҗәлилов»), Совет мәйданы районында, Гадел Кутуй («Ипподром») районында, Камалиев проспекты («Родина»), Мамадыш трактында (Константиновка бистәсе) планлаштырыла.

Метрополитен төзелешенә акча ТР бюджетыннан бүленәчәк.


Фикер өстәү