Тагын криптотүнтәрелеш: ни булып бетәр?

Җир шарында тотрыксызлык спирале үткән атнада яңа зур бер бөтерелеш ясады. Яшәешнең барлык тармаклары – финанс базарлары, геосәясәт өлкәсе, дәүләтләрнең эчке тормышы зур иләктә иләнүне хәтерләтә. Миллиардлаган кешеләр кичә генә өмет баглаган валюталар бүген чүпкә чыга, илләр белән илләр маңгайга маңгай килеп чәкәләшергә торалар…

Тынычлык проблемаларын тикшерү буенча Стокгольм институты атом-төш коралын куллану куркынычының салкын сугыш елларыннан соң үзенең иң югары ноктасына җитүен белдерде. Хәлнең хәвефле икәнен барыбыз да күреп торабыз. Атом-төш державалары арасында конфликтлар үсә, зур армияләр тоткан дәүләтләр бер-берсенә яный. Урта диңгез, Кара диңгез, Фарсы култыгы, Тын океан төбәкләрендә вазгыять аеруча куркыныч. Кытай – Тайван конфликты, Кытай – Һиндстан каршылыгы, Пакьстан – Һиндстан традицион дошманлыгы аз гына да кимеми. Исламабад: «Кытайга каршы сугыш башланса, Пакьстанга каршы башланган сугыш дип кабул итәчәкбез», – дип белдерде. Төрекләр, Гыйрактагы хәрби операцияне төгәлләп, Сүриянең төньягында зур чистарту башларга җыена. Сүз Россия контролендәге төбәк турында бара. Әле ярый Әнкара белән Мәскәү бу мәсьәләдә уртак тел таптылар. Россия хәрбиләре төрекләр операция алып барырга тиешле Тәл-Рифатны калдырып китте, диделәр. Эгей диңгезендәге утраулар тирәсендә көтмәгәндә төрек – грек конфликты кискенләште. Килешү нигезендә греклар кулындагы ул утрауларда корал булмаска тиеш, әмма Афина соңгы вакытларда төрекләрнең борын төбенә корал китерә. Әрдоган «Твиттер»да бу уңайдан, Грециягә бик нык янап, пост элде.

Әлеге конфликтларның – дөньякүләм турбулентлыкның нигезендә финанс тотрыксызлыгы ята. Акча базарлары яна-дөрли, илләр икътисадлары мәтәлчек ата. Газета хәбәрчесе, бу юллар әзерләнгәндә, Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 5.44тә: «S&P 500 индексы 2021 елның гыйнварыннан соң иң түбәндә ябылды һәм рәсми рәвештә «аю базары»на керде», – дигән хәбәр алды. «Аю базары» дип финансчылар телендә акцияләр кисәк 20 процент һәм аннан да түбәнгәрәк очсызланганда әйтәләр. Бу дәвамлы түбәнәю вәгъдә итә һәм инвесторлар триллионлаган акча югалта. Аю һөҗүм итсә, корбанын өзгәләп бетерә, биржа түнтәрелешенең исеме шуннан алынган.

Криптовалюталар базары акцияләргә караганда да кискенрәк түбәнәя. Без дүшәмбедә ял иткәндә, Көнбатышның криптовалюта базарларында чын мәгънәсендә фаҗига уйналды. Башта «Биткоин 10 процентка түбәнәйде» дигән хәбәр, аннан соң «Соңгы җиде көндә түнтәрелеш 20 процентка җитте, биткоин хәзер 24 мең доллар тора, S&P 500 һәм Nasdaq индекслары, криптоакчалар белән кулга-кул тотынышып, түбәнгә оча» дигән яңалык килеп иреште. «Биткоин 21 мең доллардан да түбәнәйсә, иң күп биткоиннарны үз кулында тотучы Microstrategy маржин колл хәлендә калачак. Бу биткоинның 15 мең доллар һәм аннан да түбәнгәрәк китәчәген вәгъдә итә», – дип яздылар. Сишәмбе иртәсенең 6 сәгать 57 минутында телефонда «Биткоин – $21800. Миллиардлаган долларлык маржин колл өзелүгә чүп кенә ара калды» дигән хәбәр яктырды. АКШта компьютерга биткоин дигән ялган сан язу өчен майнингка 25 процент энергия тотыла. Россиядә – 2 процент. Майнингка бездә тотылган энергия авыл хуҗалыгы тотканга караганда күбрәк. Нобель премиясе лауреаты Пол Кругман криптовалюталарның бернинди дә кыйммәте булмавын, мошенниклар һәм караклар өчен генә хезмәт итүен гел искәртеп килә. Компьютерга бер тиенгә дә тормаган цифр язып кую өчен күпме энергия тотылуын карагыз да, энергетик кризисның ни өчен килеп чыгуы турында фикерләгез. Боларның барысы да бит безне бөтендөнья сугышына якынайта.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү