2022 елда коронавирус һәм грипп белән авыручылар саны артачагын фаразладылар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачагын фаразлады. Әлеге оешманың Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович моны вирус белән авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләр саны күп булуга бәйләп аңлаткан «Известия»гә биргән интервьюсында.

«Күпләрнең вирус белән вакцина аша да, табигый юл белән дә очрашмавын истә тотып, авырулар санының күпмедер артуын көтәргә мөмкин. Ул кайчан булуын фаразлау бик кыен», –  дигән белгеч.

Шулай ук быел грипп эпидемиясе көчәю турында да кисәтә Мелита Вуйнович. 2020 һәм 2021 елларда әлеге авыру белән чирләүчеләр саны аз булу пандемия һәм локдауннар вакытында аралашуны чикләү белән бәйле икәнлеген әйткән белгеч.

Шунлыктан өлкәннәргә, иммунитеты начар булган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга игътибарны арттырырга тәкъдим иткән ул.


Фикер өстәү