Камчаткада фаҗига: Тын океанның тынычлыгын кем алды?

Камчаткада экологик фаҗига: Тын океанның Халактыр пляжы тирәсендәге өлеше агуланган, суның төсе үзгәргән, әллә ничә мең су хайваны һәлак булган. “ВТ” хәбәрчесе Камчаткада яшәүче вакыйга шаһитлары белән сөйләште, белгечләр фаразларын туплады.

Нәрсәдән башланды?

Камчаткадагы экологик хәл турында бөтен дөнья су спортын яратучылар аркасында белде. Халактыр пляжы суларының торышы турында борчылуларын серфинг белән шөгыльләнүчеләр (серф тактасында диңгез дулкыннарында «басып» йөзүчеләр. – Ред.) җиткерде. Сентябрь азагында алар чак кына сукыраймый калулары һәм агуланулары турында зарлана башлады. Социаль челтәрләрдә исә күп санда диңгез керпеләре, моллюск, сигезаяк, кысла һәм башка диңгез хайваннары үләксәләренең фотосурәтләре таралды. Соңрак шушындый ук куркыныч хәл Бабья, Кече һәм Зур Лагерный култыкларында да күзәтелде. Бераздан җирле хакимият, су үрнәкләрен алып, тикшерү башлады. 30 сентябрьдә Камчатка краеның табигать ресурслары һәм экология министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Кумарьков экология советы утырышында пробаларның берсендә су составында нефть продуктларының нормасыннан – дүрт, ә фенолларның (зыянлы матдә, тире пешүенә китерә. – Ред.) ике мәртәбә артып китүе турында хәбәр итте.

Журналист һәм блогер Юрий Дудьның Инстаграм сәхифәсендәге постыннан соң, Тын океан тирәсендәге хәлләргә игътибар тагын да артты. 3 октябрьдә ул үзенең документаль фильмнарының бер герое – серфер Антон Морозовның моннан 3 атна элек океанда агулануы, медицина хезмәткәрләренең «эчәк инфекциясе» дигән диагноз куюлары турында язган иде. «Биредә инде бер ай буе әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне үтерә торган агу агып ята»,  – дип басым ясады журналист үз постында.

Хакимият анализ эше белән мавыккан арада, океан тирәсендәге вазгыять кат­лау­лана гына барды.

4 октябрьдә Гринпис (халыкара экология оешмасы. – Ред.) Халактыр пляжыннан 20 – 50 чакрым көньяктарак бухтада яңа агулы таплар барлыкка килүен хәбәр итте. Берсенең ярымутрауның көньягына – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы булып саналган «Камчатка вулканнары» объектына таба җәелүе ачыкланды. Шушы көннәрдә Тикшерү комитеты яр буе суларына агулаучы матдәләр чыгару факты буенча җинаять эше кузгатты. Камчаткадагы вазгыятьне төрлечә фаразлыйлар. Мисал өчен, суның пычрануын агулы суүсемнәрнең артуына һәм вулканнарга бәйле сейсмик активлыкка сылтаучылар да бар. Тын океанның кеше эшчәнлегенә бәйле техноген пычрану аркасында шундый хәлгә калуын да тулысынча инкарь итеп булмый. Суның пычрануы – элек су астына киткән суднолардан нефть продуктларының таралуына, үтеп баручы судноларның океанга нефть агызуларына бәйле, диючеләр дә бар.

Хәрби полигоннардан да шикләнәләр. Янәсе, бер ай элек Тын океан яр буйларында хәрби өйрәнүләр барган. Шунда шартлаулар ишетелгән. Әмма Оборона министрлыгы матбугат хезмәте бу хәбәрне кире какты һәм Халактыр пляжы тирәсендәге суның пычрануына катышлары булмавын әйтте.

Халык ни ди?

Камчаткадагы серф-лагерьга турист булып килгән Наталья – океан суыннан зыян күрүчеләрнең берсе. «Башта организмдагы үзгәрешләргә әллә ни игътибар да итмәдек. Судан чыгабыз – күз алдында томан. Лагерьдагы бүтән кешеләрдә дә шуңа охшаш билгеләр иде. Кемдер температура күтәрелүдән зарланды, кемдәдер ютәл, сулыш алу авырлашкан», – дип сөйләде ул. Аңа күзнең мөгез катлавы пешкән дип диагноз куйганнар.

Серфер Валентин Емельянов 7 – 21 сентябрь аралыгында шушы яр буенда ял иткән. Шулай ук океан суыннан аның күз кабаклары шешеп, кызарып чыга.

– Күз кабагына берәр ком бөртеге кергәндер дип уйладым башта. Әллә ни әһәмият бирмәдем. Борчылмадым да. Кояштан, суүсемнәрдән, комнан күз кычытулар булгалый инде ул. Әмма шул көнне без Камчаткадан очып китәсе идек. Аэропортта минем хәлем авырлашты. Фильм карап утыра идем – сул күзем томан эченә баткандай булды, кычыта башлады. Күзне юып та карадым, булышмады. 1 тәүлектән соң гына рәткә килде, – дип сөйләде ул.

Драйвер Виталий Шикора, суның зарарлы булуын белә торып та, 3 – 5 метр тирәнлектә океанга чумып, су астындагы хәлләрне видеога төшереп алган. «Тамагым кыршылып торды, күз ачытты», – ди ул. Хәзер инде күз күрүе яхшырган.

– Судагы манзарага еламыйча карап та булмый. Яр буена якын, сай суда тормыш бөтенләй юк инде. Тирәндәрәк әле бар. Минемчә, вакыт узу белән, экосистеманы торгызып булыр. Тик менә күпме вакыт кирәк булыр… Эре су хайваннарының үләксәләренә тап булмадым. Исән булсалар ярый инде… – дип уртаклашты ул.

Бу вакыйга гади кешеләрне дә битараф калдырмады. Петицияләргә кул кую, активистлар өчен акча җыю кебек гамәлләр аша халык табигатькә карата тиешле мөгамәләне һәм гаделлекне таләп итә. Ялгыз пикетларга чыгучылар да бар.

Кәгазь белән түгел, гамәл белән саклыйсы

Кайбер чакта запаста тагын бер яшел планетабыз бар кебек кыланабыз. Тын океан белән бәйле шушы һәм башка экологик фаҗигаләр киләчәктә үзенең ачы җимешләрен бирәчәк әле, гәрчә бу хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди булуын әлегә аңлап бетермәсәк тә. Камчаткадагы хәлләр безгә дә сабак булмасмы? КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, эколог, мөгаллим Наил Назаров белән шул хакта сөйләштек.

– Камчаткадагы бу күренешне, һичшиксез, экологик фаҗигаләр рәтенә кертергә мөмкин. Үле хайваннарның яр буендагылары турында гына сөйлиләр, ә бит әле тагын күпмесе диңгез төбендә ята! Дөньядагы барлык экологик фаҗигаләргә дә кеше эшчәнлегендә килеп чык­кан хаталар, куркыныч техноген объектларның эксплуатация кагыйдәләрен бозу һәм битарафлык сәбәп булып тора, – диде белгеч. – Тын океанга бәйле очракта да агулы матдәләрне сулыкларга ташламау кагыйдәләрен бозу – төп сәбәп дип саныйм. Шул кадәр күп биологик төрнең берьюлы үлемен табигый процесслар белән берничек аңлатып булмый.

Татарстанда андый хәлләрнең булганы юк югын. Әмма бу әле тынычланыр өчен сәбәп түгел.

– Республикада моның кадәр масш­таб­та хәлләр күзәтелмәсә дә, бу әле проб­лемалар юк дигән сүз түгел. Елдан-ел сулыкларда һәм урманнарда хайваннарның күпләп үлү очраклары күзәтелә. Бу күренешләр локаль очраклар булса да, соңгы елларда ешаю аркасында, экологик халәткә карата аерым бер шик тудыралар. Еш кына экологик күзәтү алып баручы дәүләт органнары бу очракларның сәбәбен аңлата алмый, галимнәр арасында да андый күренешләрнең килеп чыгышын җентекләп өйрәнү юк диярлек. Бу инде экологик тикшерү системасының республикада тиешенчә оештырылмавына бәйле, – дип саный Наил Назаров.

Алдарак язуыбызча, Камчаткадагы вазгыятьне дә иң элек экоактивистлар, блогерлар, гомумән, гади кешеләр күтәреп алды. Наил Назаров фикеренчә, хәзерге тормыш шундый энтузиастларга ихтыяҗны арттыра.

– Гомумән, хәзерге вакытта безнең җәмгыятьнең экоактивистларга ихтыяҗы бик зур. Тик андыйлар арасында экологик проблемаларны хисләнеп кабул итүчеләр дә күп. Ә җитди экопроблемаларны җәмәгатьчелеккә чыгару өчен мондый караш кына җитми шул, – дип уйлый мөгаллим. – Минемчә, экоакти­вист­лар хәрәкәтенә фәнни оешмаларга һәм галимнәргә күбрәк мөрәҗәгать итеп эшләү зарур. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы карамагында инде берничә ел җәмәгать инспекторлары хезмәте эшләп килә. Битараф булмаган кешеләр үз эшчәнлеген алып бара.

Экологик фаҗигаләр кабатланмасын өчен нишләргә кирәк? Наил Назаров катгый таләпләрнең кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә булуы әһәмиятле дип саный. «Мондый хәлләрне киләчәктә булдырмау, иң беренче чиратта, бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең үз вазыйфаларын тиешенчә үтәвенә бәйле. Куркыныч техноген объектларда җаваплы һәм моңа әзер булган белгечләр генә эшләргә тиеш. Әлбәттә, экологик кануннар үтәлеше дә катгый контрольдә тотылсын иде. Канун үзгәртү кирәкми, аны үтәү кирәк. Ә экологик кануннар һәм таләпләр системасы безнең илдә иң катгыйларның берсе санала. Кызганыч, күп очракта кәгазьдә генә», – диде әңгәмәдәшебез.

САН

Тын океан – мәйданы ягыннан дөньяда иң зуры (179,7 млн кв. км). Планета өслегенең өчтән берен, Бөтендөнья океаны мәйданының икедән берен алып тора.

Камчаткада Налычев борыныннан (мыс) алып Авачинск бухтасына кадәр 40 чакрым озынлыктагы территория агуланган. Белгечләр Камчаткада диңгез төбендә

яшәүчеләрнең 95 проценты һәлак булу турында белдерде.

Чулпан Гарифуллина

Фото Антон Морозовның инстаграмдагы битеннән алынды


Фикер өстәү