Җәйге ялны ничек уздырырга? ТАТАРСТАНДАГЫ ҖӘЙГЕ ЯЛ ЧАРАЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕ

Чит ил кояшын күрергә мөмкинлеге булмаганнар өчен үзебездә – Татарстанда узачак чаралар, ял итү урыннары исемлеген тәкъдим итәбез. Әти-әниләргә дә, балаларга да файдага булыр.

КАЗАН

Татарстан башкаласында узачак чараларны санап бетерерлек түгел. Әйтик, Казанның парк һәм скверларында көн дә диярлек ни дә булса уздырып торалар. Иң кызыклы чараларны тәкъдим итәбез:

һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 18.00 сәгатьтә Камал театры янындагы мәйданчыкта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җырлы-биюле чаралар уздырачак;

һәр атнаның чәршәмбесендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Казанның җиде паркында («Наратлык», Җиңү, «Крылья советов» парклары, Лядской бакчасы, Горький һәм Урицкий исемендәге парклар) тәҗрибәле психологлар белән очрашулар узачак. Теләгән һәркемгә бушлай психологик ярдәм күрсәтеләчәк;

һәр атнаның шимбәсендә (9 сентябрьгә кадәр) 9.00–10.00 сәгатьтә Черек күл паркында медитацияләр узачак. Катнашу – бушлай, бары тик алдан теркәлергә генә кирәк;

һәр атнаның чәршәмбесендә Аксенов исемендәге скверда ачык һавада бушлай фильмнар күрсәтәчәкләр. Киносеанслар 20.00 сәгатьтә башланачак;

17–18 июньдә Черек күл паркында җәйге китап фестивале узачак. Чарада Россиянең 80ләп бәйсез нәшрияты катнашыр дип көтелә;

24 июньдә «Урам» экстрим-паркында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм булачак. Бию фестивале, лекцияләр, остаханәләр, мотошоу, машиналар күргәзмәсе… Ни генә булмаячак анда. Олы кунаклардан Мари Краймбрери атлы рус эстрадасы җырчысы киләчәк, ди.

Балалар белән кайда барып, ниләр күрергә белмичә аптыраучылар өчен дә программа барладык.

19 һәм 24 июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында баскетбол буенча тренировкалар узачак. Аларны «Уникс» баскетболчылары уздырачак. Бушлай, әмма алдан теркәлергә кирәк;

16 июльгә кадәр Казанның «Южный» сәүдә үзәгендә «Фестиваль роботов и нейросетей» узачак. Билет бәяләре 500 сумнан башлана;

30 августка кадәр «Подросток» берләшмәсе «Нескучное лето» проекты кысасында төрледән-төрле чаралар уздырачак. Алар шәһәрнең 30лап ишегалды мәйданчыкларында үтәчәк;

17–18 июньдә Черек күл паркында җәйге китап фестивале узачагын әйткән идек инде. Оештыручылар балалар өчен махсус бушлай программа әзерләгән. Алиш әкиятләре буенча остаханәләрдә катнашып, кечкенә китапчыклар ясап, химик элементлар иленә сәяхәт итеп, ялыгызны файдалы уздыра аласыз;

көн саен Казанның Бишбалта бистәсендә ачык һавада автокинотеатр эшли. Фильмнар гына түгел, еш кына мультфильмнар да күрсәтәләр анда. Билет бәясе – 300 сум;

31 августка кадәр Россия тимер юллары (РЖД) 10–17 яшьлек балаларга ил буйлап сәяхәт итү өчен 50 процент ташлама ясый. Бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз!

ЧАЛЛЫ

Чаллыда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен дә  чаралар исемлеген әзерләдек.

17–18 июньдә «Техногород» картодромында шәһәр мэры Кубогына картинг ярышлары узачак. Керү – ирекле;

24 июньдә Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Зур кунаклардан

The Limba тәхәллүсле егет чыгыш ясаячак;

27 июньдә шәһәрнең Җиңү паркында «Визит» оркестры җәйге джаз концерты белән сөендерәчәк. Керү – ирекле;

һәр атнаның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә «Арт-площадь» проекты кысасында төрледән-төрле чаралар булачак. «КамАЗ» мәдәният сарае каршында остаханәләр, дискәтүкләр, иҗади кичәләр узачак;

һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шәһәрнең төрле паркларында бушлай тренировкаларда катнашып булачак. Моның өчен фитнесның үзеңә ошаган төрен сайлап алып, алдан теркәлергә генә кирәк;

18, 24 һәм 25 июнь көннәрендә шәһәрнең «Sunrise city» сәүдә үзәгендә балалар өчен «Детский выходной» узачак. 18 июньдә – футболка бизәү буенча остаханәдә, калган көннәрдә уенчыклар фестивалендә катнашырга мөмкин. Керү – ирекле;

19 августта Чаллының «URBANTATAR» шәһәр җәмгыяте «UT FEST» яңа татар мәдәнияте фестивален уздырачак. Ул шәһәрнең Азатлык мәйданында 12.00 сәгатьтә башланып, 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘР

Җәй айларының бизәге – Сабан туйлары әле дәвам итә. Бәйрәмнәр:

– 17 июнь – Чаллыда;

– 18 июнь – Түбән Камада;

– 24 июнь Казанда узачак. Рәхим итегез!

Шулай ук башка милли бәйрәмнәр исемлеген тәкъдим итәбез:

– 17 июнь – удмуртларның республикакүләм «Гырон быдтон» бәйрәме (Кукмара районының Нырья авылы);

– 1 июль – мордваларның республикакүләм «Валда шинясь» бәйрәме (Тәтеш районының Килдеш авылы);

– 7 июль – славяннарның республикакүләм «Иван Купала» бәйрәме (Яшел Үзән);

– 8 июль – чуашларның республикакүләм «Уяв» бәйрәме (Әлки районының Сихтермә авылы);

– 15 июль – керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәме (Мамадыш районының Җөри авылы).

КОЕНУ\КЫЗЫНУ УРЫННАРЫ

Быелгы җәйге кояш рәхим-шәфкать күрсәтеп, көннәр су керерлек һәм кызынырлык була калса, рөхсәт ителгән урыннар исемлеген әзерләдек. Әлегә Татарстан буенча барлыгы 45 пляж эшли.

Казанда: «Комсомольское күле», «Аккош күле», «Түбән Заречье», «Тирән күл» пляжы; Чаллыда шәһәр, «Су анасы» пляжлары;

Түбән Кама районында: Кызыл Чишмәдә «Кама» пляжы;

Кама Аланында: «Мандарин» пляжы;

Зәйдә: «Зәй-2» шәһәр пляжы;

Кукмара районында: Киндеркүл авылы, Оштырма елгасының сул яры;

Чистайда: шәһәр яр буе пляжы;

Әлмәттә: шәһәр күле пляжы;

Лениногорскида: «Түбән күл» пляжы;

Бөгелмә районында: Карабаш бистәсе, «Аквапарк» пляжы;

Нурлатта: Кондырча елгасы паркындагы комлык;

Ютазы районында: Әбсәләмов бистәсендәге пляж;

Лаешта: «Кама диңгезе» пляжы;

Балык Бистәсендә: Кама елгасы янындагы пляж;

Тәтештә: Идел елгасы янындагы коену пляжы.

Ял базасы, шифаханә территориясендә рөхсәт ителгән пляжлар:

Бөгелмә районында «Нептун», «Чайка», «Дружба», «Чайка 2» һәм «Ивушка» ял базасы пляжы;

Лаеш районында «Бережок» ял базасы пляжы;

Тукай районында «Урман әкияте» шифаханәсе пляжы.

Лилия Гыймазова әзерләде

 


Фикер өстәү