Яңа ел ялларында кайда, ничек ял итәргә мөмкин?

Күпләр зарыгып көткән Яңа ел яллары һәм балаларның кышкы каникулы якынлаша. Ул озын ялларны берәүнең дә заяга уздырасы килми, билгеле. Әйтик, Казанда яшәүчеләр яки башкалага кунакка килүчеләр өчен нинди чаралар әзерлиләр икән? Балаларны кайларга алып барырга? «ВТ» шуларны белеште.  

Сүз уңаеннан, Казан кышкы ялларны уздыру өчен иң популяр шәһәрләр бишлегенә кергән. SuperJob хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге каникулын Мәскәү, Сочи, Байкал күле, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрендә уздырырга тели.

Балаларның кышкы каникулы 30 декабрьдән алып 8 гыйнвар аралыгында. Яңа ел яллары исә 1–8 гыйнвар көннәренә туры килә.

Мәдәни программа

Елдагыча, Казан театрлары һәм башка мәдәният учаклары Яңа елга махсус программа әзерли. Әйтик, Камал театры быел балалар өчен театральләштерелгән Яңа ел квесты уздырачак. «Шәрык клубы»нда да ялларда төрле чаралар узачак. Тинчурин театры исә узган елгы «тылсымлы» тамашаны күрсәтергә җыена. Кариев театрында нәниләр өчен махсус тамаша 21–29 декабрьдә көненә икешәр мәртәбә куелачак. Алар бу юлы Көлсылу турындагы әкияткә чакыра.

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе дә җәмгысы 1,8 млн сумлык тамашалар күрсәтергә әзерләнә. Алар барысы да шәһәр паркларында, скверларда, төрле торак комплексларында – кыскасы, саф һавада узачак. Әйтик, «Могҗизалар автобусы» дип исемләнгән тамаша 1, 2, 3 гыйнвар көннәрендә Бауман урамында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Салават Күпере» торак комплексында һәм «Крылья Советов» паркында узачак.

Казанның төп чыршысы янындагы мәйданның – үз программасы. Әйтик, 4 гыйнвар кичендә анда җырлы-биюле «Татарча Яңа ел» узачак.

Актив ял

Ашыйсы тәм-томнар ашалгач, өйдә ятып туйгач, саф һавага чыгып, ялның актив өлешенә күчәргә була. Авыл җирендә аңлашыла инде: кар көрәп керсәң дә, чаңгыга басып, урам әйләнсәң дә – артык баш ватасы юк. Ә Казанда бу кышта 102 шугалак (шул исәптән, 83 хоккей тартмасы), 15 чаңгы трассасы эшләячәк. Спорт сөючеләр өчен 200ләп чара узачак. Бәяләргә килгәндә, тимераякта шууның бер сәгате уртача – 150–250 сумга (үз тимераягың белән – 50–150 сум), чаңгыда шууның бер сәгате уртача 200–300 сумга төшәчәк.

Ә авылда?

Әтнәдә яшәүче өч бала әнисе, шагыйрә Гөлүсә Батталова авыл җирендә дә ялларны күңелле итеп уздырырга була дигән фикердә. Фантазияңне эшкә җигеп, иренмичә, барысын да алдан планлаштырсаң, бигрәк тә.

– Хәзер бит авыл җирендә яшәүче балаларның да саф һавада йөрергә вакытлары юк. Укудан кайталар да дәрес хәзерләргә утыралар, түгәрәкләрдән дә кайтып кермиләр диярлек. Шуңа да кышкы каникулны быел да саф һавада уздырырга ниятлибез. Кар көрәп, тау шуып, чаңгы шуып… Безнең янәшәдә генә тау бар, кары да явып тора. Аннан соң, ел саен Әтнә театрында уза торган Яңа ел тамашасын да калдырмыйбыз. Өйдә дә гаилә белән бергә төрле фильм-мультфильмнар карарга тырышабыз, – дип сөйләде ул. – Быел менә тагын балаларны Казанга алып барырга ниятлибез. Алар өчен ул – үзе бер сәяхәт. Бу юлы балалар өчен кызыклы булырдай музейга кереп чыгарбыз дигән фикер бар. Кыскасы, ялларны хәлебездән килгәнчә матур һәм күңелле итеп уздырырга тырышабыз.

Озын ялларда Казанда кайда барып, ниләр карарга? Экскурсовод Җәмилә Локманова киңәшләре.

Балалар белән

  1. «Гаилә» үзәге янындагы төп чыршы һәм «боз шәһәрчеге».
  2. Горки-Әмәт урманы. Монда чаңгы шуарга, саф һавада йөрергә яки бәйрәм тамашаларын карарга килергә була.
  3. «Ривьера» янындагы күзәтү тәгәрмәче. Ул тулысынча ябык, анда җылы. Кичен Яңа ел утларыннан җемелдәүче шәһәрне күзәтү аеруча рәхәт булыр.
  4. «Хәзинә» музей комплексында урнашкан Татарстанның табигый тарих музее. Балаларның ялын файдалы да, кызыклы да итәргә – яхшы урын.
  5. Кремль яр буендагы шугалак. Андагы әкияти матурлык бер генә баланы да битараф калдырмас.

Зурлар өчен

  1. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрындагы тамашалар.
  2. Казан Кремле ишегалдындагы Яңа ел ярминкәсе (ул 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр узачак).
  3. Татарстан Милли китапханәсе. Озын кышкы кичләрне бушка уздырмас өчен, моннан китаплар алырга мөмкин.
  4. Казанның Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнары. Монда да ел саен чыршы бизәлгән була.
  5. Черек күлдәге шугалак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү