13 декабрь. Шәхесләр.

ТАССРның атказанган артисты Каюм Барый улы Бариевның тууына 125 ел (1898–1976). 1898 елда Казан губернасы Дәүләки авылында (хәзерге Апас районы) туа. Татар театр техникумын беренче чыгарылыш студенты буларак тәмамлый. 1926 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый һәм гомере буе әлеге театрга тугрылыклы булып кала.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәмзи Ибраһим улы Иляловның тууына 100 ел (1923–2009). Ул Башкортстан АССРның Баймак районы Тимәс авылында туа. Рәмзи Илялов байтак еллар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Ул – I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены иясе.

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли. Аның иҗаты 1950 елда «Учительская газета»да басылган «Сад над Волгой» дигән очерктан башлана. Ул нигездә рус телендә яза. Р. И. Илялов – «Сокол не прячется в стае», «Наган остается в кобуре», «Джигит рождается в седле», «Батыр уходит в легенду», «Детектив вторгается» дигән повестьлар авторы. Болар – реаль чынбарлыкны чагылдырган әсәрләр. Автор геройларның характерын, психологиясен көтелмәгән сынаулар, дәһшәтле вакыйгалар аша ача.

1941 елның 13 декабрендә Казанда Совет һәм Россия химигы, РФА академигы Ренад Сәгъдиев туа. 1965 елда Новосибирск дәүләт университетын тәмамлый. 1987 елдан СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы була. 1997 елда Россия Фәннәр академиясенең гомуми һәм техник химия бүлеге академигы. 1965-1993 елларда Новосибирскида химия кинетикасы һәм яну институтында директор урынбасары булып эшли. 1993 елда Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегеннең Халыкара томография үзәге директоры була (Новосибирск).


Фикер өстәү