Балык Бистәсендәге мәдәният йортына актер Хәлим Җәләлов исеме бирелде

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылындагы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы узды. 55 елдан артык Камал театрында хезмәт куйган танылган актер әлеге авылда туып-үскән.

Тантанада Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Казандагы Балык Бистәсе районы якташлыгы җитәкчесе Нурия Хашимова, Балык Бистәсе районы советы рәисе урынбасары Фирдәния Әхмәтҗанова, Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Г.Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов, Хәлим Җәләловның кызлары Дилбәр һәм Миләүшә катнашты.

Фирдәния Әхмәтҗанова сөйләвенчә, мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирү тәкъдимен җирле халык җиткергән. Көзгә район башкарма комитетының тиешле карары булдырылган һәм кабул ителгән. Балык Бистәсе районының Олы Солтан мәдәният йортында узган тантанада учреждение хәзердән Хәлим Җәләлов исемен йөртүе турында элмә тактасы пәйда булды.

“Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды район халкының мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирү турындагы тәкъдимне хуплады. Без туган як тарихын бай иткән күренекле шәхесләр турында истәлекне саклауга аерым игътибар бирәбез. Бу исемлеккә Хәлим Җәләлов та керә”, – дип ассызыклады Нурия Хашимова. Аның фикеренчә, яшь буын үз авылларын һәм районнарын данлаган геройларны белергә тиеш.

“Хәлим абый хәтердә акыллы киңәшче, шаян дус булып калды. Ул яшьләр белән бик дус иде. Балык Бистәсе талантларга бай. Равил Шәрәфиев, Олег Фазылҗанов та шушы яктан. Бүген сөйләгән барлык сүзләр Хәлим абыйга дога булып барып ирешсен иде”, – диде Камал театры директоры Илфир Якупов.

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Татар академия театры труппасына кабул ителгән. Камал театрында 55 елдан артык эшләү дәверендә 100 артык образ тудырган, алар һәрвакыт эчкерсезлек һәм сөйкемлелек белән аерылып торды. Театрда эшләгән елларында Җәләлов үзен күпкырлы актер итеп күрсәткән, сәхнәдә комедияле һәм лирик-драматик персонажларны яхшы чагылдырды. Ул күпкырлы талантка ия кеше булды. Бер үк вакытта театр училищесында актерлык осталыгы укыткан, нәфис сүз остасы булган, концертлар һәм иҗат кичәләре алып барды. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып өлгергән, балалар өчен шигырьләр һәм китаплар язган, Җәләлов тәрҗемәсендә берничә пьеса татар сәхнәсендә куелды. 1992 елда Хәлим Бәдри улына Татарстанның халык артисты исеме бирелде, 2016 елда ул Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты булды. Хәлим Җәләлов 2021 елда 81 яшендә вафат булды.


Фикер өстәү