Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстенлек бирә торган карарны имзалады

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә өстенлекле рәвештә урнашу хокукына ия булачак. Президент Владимир Путин «Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең мәшгульлеге турында» законны яңа редакциядә имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтына урнаштырылган.

«РИА Новости» хәбәренә караганда, узган атнада закон проектын Федерация Советы хуплаган булган.

Документта шулай ук эшсезлек буенча пособиенең чик күләме билгеләнгән. Беренче 3 айда – 12,7шәр мең, шуннан соңгы 3 айда – 5әр мең сум түләнелә. Ә инде пособиенең иң кечкенә күләме – 1,5 мең сум. «Эшсез» статусын алу өчен, кешенең үзенә яраклы эш, бурычлары турында шәхси планны килештерергә кирәк булачак. Документны «Работа в России» сервисы ярдәмендә мәшгульлек хезмәтендә эшләүчеләр тәкъдим итәчәк.


Фикер өстәү