Сусау. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да чиста сусыз интегә

Җәен республикада су мәсьәләсе аеруча нык баш калкыта. Кайбер авыллар бер тамчы суга интексә, икенчеләре аның сыйфатыннан зар елый. Галимнәр исә эчкән суның сәламәтлеккә йогынтысы зур булуын раслый. Кайсы район халкы нинди су эчә? Без шуны ачыкладык.

Баш бәласе

Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылы халкы әйтүенчә, аларда су – иң зур баш бәласе. Суның сыйфаты гына түгел, аның белән тәэмин ителеш тә борчый аларны.

– Беренчедән, безнең авылда су эчәргә яраксыз. Икенчедән, бик начар ага. Шәхсән минем йортка су ел дәвамында бик начар килә. Мин бу авылга сигез ел элек кенә күченеп кайттым. Башта аны-моны уйламыйча, краннан аккан суны кайнатып эчә идем. Тик бервакыт әле теге, әле бу җирем авырта башлады. Кызым тикшерүгә алып баргач, бавырда ком барлыгын әйттеләр. Дәвалансам да, ике айдан ул ташка әйләнде, – диде Гүзәл Сәлахова.

Гадәттә, авылларда су белән тәэмин итүдә авырлыклар җәен булса, биредә яшәүчеләр әйтүенчә, аларда су кышын да бик әз ага.

– Бу хәлләргә өч ел тирәсе инде. Аңа кадәр барысы да тәртиптә иде. Барысын да җәйге корылыкка сылтап калдырырга булыр иде, тик мин иртә белән намазга торам. Инде ул вакытта да су булмый. Кышын да шул ук хәл. Безнең авылда беркем дә кер машинасыннан файдалана алмый, чөнки аны кабызудан мәгънә юк. Берара әйбәт кенә агып та ала ул, тик биш минуттан кинәт туктый. Су безгә генә түгел, биш терлегебезгә дә кирәк бит. Аларга коедан эчерәбез, – диде шушы авылда яшәүче Ландыш апа.

Авыл халкы чиста суны берничә чакрым ераклыктагы авылдан барып ала. Хуҗалыкка су начар килгәнлектән, кое казытучылар да күп.

– Минем коем да, су ташырга машинам да юк, – ди Гүзәл Сәлахова. – Шуңа күрә аны һәрвакыт кемгәдер әйтеп алып кайттырам. Аның өчен 500 сум түлим. Шулай итеп,  краннан аккан су өчен торак-коммуналь хуҗалыкка да, барып алган кешегә дә акча чыгарып салырга туры килә.

Суның сыйфатына килгәндә, авыл халкы әйтүенчә, Роспотребнадзор белгечләре килеп, ике тапкыр анализ да алып киткәннәр. Соңгы нәтиҗәләр, мәсәлән, быел апрель аенда гына билгеле булган. Ул документлары без дә күрдек. Суның составында, чыннан да, тозлар һәм тимернең чамадан тыш күп булуы ачыкланган.

Баргач та, без авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахинаны күреп сөйләшкән идек. Ул вакытта халыкны сөендерерлек бер сүз дә әйтмәгән иде. Язманы әзерләгәндә, тагын бер тапкыр хәлләрен белешеп алдык.

– Авылны су белән тәэмин итү – «Нурлат» торак-коммуналь хуҗалыгы карамагында, – диде ул. – Сез килеп киткәннән соң, оешманың яңа җитәкчесе үзенең командасы белән килеп, торбаларны тутыктан чистарттырды. Проблемалар аннан соң да тулысынча бетмәгәч, торбаларны өрдерделәр. Шуннан соң хәлләр уңайланды. Су да кинәт туктап калмый башлады, өзлексез килә. Әлегә халыктан зар ишетелми. Без инде киләчәктә күпмедер аралыкта торбаларны алыштырмаслармы икән, дип өметләнәбез. Ләкин бу – безнең хыял гына. Берәр вакыт акча арттыра алсалар, нәзегрәк торбаны алыштыру мөмкинлеген караячаклар.

Су белән тәэмин ителешне җайлап куйсалар да, сыйфатына исә берничек тә тәэсир итә алмауларын әйтте Гөлнара Семахина.

– Иделнең бу як ярындагы авылларның барысында да суның сыйфаты шундый. Җир асты сулары якын булганлыктан, составы чыннан да начар. Ләкин без инде анысын берни дә эшләтә алмыйбыз, – диде ул.

Сәбәпләре төрле

Суның басымы аз булу яки бер тамчы суга интегү – җәен авылларның үзәгенә үткән тема. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге әйтүенчә, җәй көне «пик» сәгатьләрендә суүткәргеч челтәрләрдән файдалану 5–6 тапкыр арта. Кайбер районнарда бу 20 процентка кадәр җитә.

– Гадәттә, ел саен бу вакытта халыктан мөрәҗәгатьләр күп кабул ителә. Су азлыкның яки бөтенләй килмәүнең беренче сәбәбе ихтыяҗ арту булса, икенчесе – халыкның урам, бистә челтәрләренә игътибарсызлыгы. Казанга якын урнашкан авыллар халкы ел әйләнәсе яши торган дача бистәләре булып санала. Аларда торак йортлар күп төзелә. Коттедж микрорайоннары барлыкка килә. Шул ук вакытта су челтәрләренең диаметры элеккечә кала, – ди министрлык белгечләре.

Алар белдерүенчә, су белән тәэмин итүче оешмалар вазгыятьне яхшырту максатыннан чаралар да күрәләр үзе. Артезиан скважиналарын карап тоталар, тузган суүткәргечләрне алыштыралар, яңа җиһазлар сатып алалар, су басымын арттыру өчен төрле эшләр башкаралар, шулай ук су килүне туктатырга мөмкин булган җайланмаларның булу-булмавын тикшерәләр.

Проблема бер булса да, сәбәпләре һәм чишү юллары төрле. Кайдадыр башня җитми, кайдадыр яңа скважиналар бораулау, кайдадыр яңа су алу корылмасын ясау кирәк. Татарстанда искергән, черек торбалар да күп.

Су һәм авырулар

Кызганыч, су булу-булмау күзгә күренеп тора торган проблема булса, аның сыйфаты – күзгә күренмәс (тәме һәм төсе суга чыкмаган очракта, билгеле), ләкин сәламәтлеккә тирән эз сала торган җитди мәсьәлә.

Моннан 10 ел элек Мәскәү галимнәре – Россия Фәннәр академиясенең Су проблемалары институты су саклау лабораториясенең әйдәп баручы белгече Наталья Митина һәм аспирант Динара Идковская Татарстан сулыкларын тикшерә. Алар фикеренчә, кешенең саулыгы, экология куркынычсызлыгы табигый сулыкларның һәм эчә торган суның сыйфатына турыдан-туры бәйле. «Татарстанның күпчелек районнарындагы суларда нитрат, азот, фенол, бакыр, хром, марганец чамадан тыш күп, – дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. – Һәм бу сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында кулланыла торган суларга гына түгел, ә шәһәр һәм авыл халкы эчә торган суга да кагыла. Әйтик, бу матдәләр халык арасында популяр булган чишмәләрдә дә очрый».

Алар төзегән махсус картадан аңлашылганча, авыруларның таралуы халыкны эчәр су белән тәэмин итәр өчен актив рәвештә кулланылган җир асты суларының өскә чыгуы белән туры килә. Бу, үз чиратында, җир асты суларының санитар-гигиена нормаларына туры килмәвен күрсәтә. Тикшерүчеләр фикеренчә, халык күпләп яшәгән җирлекләрдә авырулар да тизрәк тарала. Ләкин шулай да искәрмәләр бар. Әйтик, бу исемлеккә алар Чүпрәле, Ютазы һәм төньяк районнарны керткән.

Тик халкы күп булган сәнәгать районнарында вазгыять башкача. Әйтик, нефть сәнәгате башкаласы Әлмәт һәм аннан көньяк-көнчыгышка табарак урнашкан бистә һәм шәһәрләрне атый алар. Әлеге исемлеккә шулай ук машина төзелеше һәм нефть химиясе буенча махсуслашкан Казан – Яшел Үзән сәнәгать узелы да, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Алабуга районнары да кергән.

Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнары авылларында яшәүчеләрдән дә суның сыйфатына кагылышлы зарларны еш ишетергә туры килде. Әйтик, күптән түгел генә Актаныш районына эш сәфәренә баргач, Татар Суыксуы авылында яшәүче Елена Ирдуганова авыл суыннан канәгатьсезлек белдерде.

– Скважинаны 50-150 метрга кадәр казырга тиешләр иде. Тик аны 20–25 метр гына борауладылар, нәтиҗәдә без хәзер грунт суларын эчәргә мәҗбүр, – диде ул. – Ә анда кальций күп. 3 ел элек ясаткан анализлар да су составында кальций һәм аммиакның күп булуын ачыклады. Кальций кирәгеннән артык күп булган очракта, калкансыман биз авырулары килеп чыгуы бар, дип әйтәләр. Бу сүзләргә ышанмый мөмкин түгел, чөнки безнең авылда бу авырулар белән чирләүчеләр бик күп. Безнең районда нефть чыгарыла торган Аеш, Кәзкәй, Суыксу авылларында, гомумән, суның сыйфаты һәрвакыт начар булды. Биредә рак белән авыручылар да күп.

Наталья Митина сүзләренчә, суда хром һәм фенол күп булган очракта, зурлар һәм балалар арасында яман шеш, кан һәм кан әйләнешенә бәйле авырулар, тән тиресе, эндокрин система, ашкайнату әгъзалары, сөяк-мускул системасы авырулары, психик тайпылышлар күпләп очрарга мөмкин.

– Авылларда яшәүче күпчелек балаларның авырулары авыл хуҗалыгы кулланылышында булган сулыкларга бәйле, – ди Наталья Митина. – Алар буа, елга, күлләрдә озаклап һәм еш коена. Әлеге сулыкларга кырлардан һәм фермалардан сульфат, хлорид, фосфор, аммоний азоты, нитратлар, нитритлар эләгә. Шуңа күрә мондый сулыкларда еш коенган балаларда эндокрин системасы һәм кан әйләнеше әгъзалары авырулары ешрак күзәтелә.

Дөрес, экологик яктан чиста районнар да бар. Аларда сулыкларны сәнәгать оешмалары ул дәрәҗәдә пычратмый. Шунлыктан авыручылар да азрак. Болар – Балтач, Кукмара, Саба, Арча, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас, Чүпрәле һәм Буа районнары.

Геолог, «Право на чистую воду» иҗтимагый комитеты координаторы Николай Петров әйтүенчә, әлеге тикшеренүләр моннан ун ел элек уздырылса да, актуальлеген югалтмый.

– Бүген дә вазгыятьнең шул бер дәрәҗәдә торуына, әле алай гына да түгел, тагын да начарланып китүенә бер дә шикләнмим, – ди ул. – Мин Экология министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшләгәндә дә, бу турыда гел әйтә килдем. 2013 елда Мәскәү галимнәре зур эш башкарган. Мондый тикшерүләр күпкә ешрак булырга тиеш. Тик, кызганыч, алар бик сирәк оештырыла.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү