«Кул чабып утырып кына булмый». Милли мәгарифкә багышланган август киңәшмәсеннән РЕПОРТАЖ

Яңа оешкан татар теле укытучылары берләшмәсе ниләр белән шөгыльләнәчәк? Мәктәпләрдә туган тел сәгатьләре, дәреслекләр җитәме? Быел эшчәнлеген туктаткан «Ана теле» онлайн мәктәбен алда ни көтә? Казанның 183 нче гимназиясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин катнашында узган милли мәгарифкә багышланган август киңәшмәсендә шушы һәм башка сорауларга да җавап таптык.

Татарча белем

Узган уку елында республикада 610 татар мәктәбе эшләсә, шуның 106сы – филиал. Татар телендә белем алу күрсәткече – 25, белем һәм тәрбия бирү 51 процентны тәшкил итә. Күпчелек районнарда тәрбия бирү татар телендә оештырылган сыйныфлар саны арту күзәтелә.

Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Мөслим, Саба, Теләче районнары милли мәгариф үсеше тотрыклы. Ә менә Баулы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарына эшне көчәйтергә кирәк әле.

Узган уку елында «Туган тел һәм әдәбият» предметлары өлкәсе кысасында укучыларның 63 проценты – татар, 36 проценты – рус телен һәм 1 проценты чуаш, мари, мордва, удмурт, иврит һәм башкорт телләрен өйрәнгән. Татар телен өйрәнү узган елгы дәрәҗәдә сакланган. Укучыларның 61 проценты татар телен республиканың дәүләт теле буларак өйрәнгән.

– Баланың туган тел дәресләрендә нинди тел өйрәнүе әти-әниләрнең гаризаларына бәйле. Мәктәптә милли мохит оештырылган, укучыларның туган тел өйрәнү нәтиҗәләре куанычлы икән – әти-әни гариза да яза, ярдәмен дә күрсәтә, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

– Белемне кызыклы итеп бирү үзебездән тора, – ди Казандагы 184 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Алисә Әгъзамова. Яшь укытучы «кроссенс» дигән яңа алым куллана икән. Кроссенс инглиз теленнән «фикерләр киселеше» дип тәрҗемә ителә. Балалар картинадагы рәсемнәр, символларның бер-берсенә бәйләнешен табып, картинадагы төп фикерне әйтергә тиеш. Укытучы әйтүенчә, бу алым укучыларга бик кызык, аларның фикерләү сәләтен үстерергә булыша.

Шартлар бармы?

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында да, федераль программаларда да «Туган тел һәм туган телдәге әдәбият» предметлары мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертелгән. «Мәгариф турында» Россия кануны нигезендә белем бирү программасы, уку планнары мәктәп тарафыннан эшләнә.

Узган ел татар теле һәм әдәбиятыннан 60 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. 26 дәреслек Россия Мәгариф министрлыгына федераль исемлеккә кертү өчен юлланган.

Бердәм федераль программага күчсәк тә, мәктәпләрдә берни үзгәрми. Татар теле дә, дәреслеге дә шул килеш кала. Министр әнә шулай дип аңлатты.

– Дәреслекләр күп. Департамент тарафыннан: «Ник монысын сатып алдыгыз?», «Ник башкасы белән укытасыз?» – дип бәйләнү юк. Укытучы үзе билгели. Сыйныфта укучылар татарча белә икән, димәк, аларга әдәбиятны югары дәрәҗәдә укытырга кирәк. Әгәр белми икән, аңа Габделҗаббар Кандалыйның аңлашылмый торган әсәрен өйрәтү кирәкми. Гади итеп өйрәтик. Дәреслек юк, монысы юк, дип сәбәп эзләмик. Барысы да җитә. Укытуда рецепт юк. Чирмешәндә ул – бер, Апаста – икенче, Чаллы белән Казанда башка төрле. Рецептны барлыкка китерүче, аны кулланучы  –укытучы, – диде Илсур Һадиуллин пленар утырышта.

Кем гаепле?

Министр борчыган проблемаларга үз фикерен белдерде. Ә алар шактый иде.

– Дәресләрне татар телендә укыту буенча Советлар Союзындагыга караганда бермә-бер артка тәгәрәдек. Моның белән килешәм. Шуңа карамастан, без БДИ, башкасы русча дип, артка чигенергә тиеш түгел. Фәннәрне татар телендә укыту булырга тиеш, – диде министр. – Күбрәк методист, мәктәп директорларына мөрәҗәгать итәм. Ел дәвамында мәгариф идарәсе башлыкларына, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кыскартырга ярамый, дип әйтеп киләбез. Татар телен оештыруда бар нәрсә белән килешеп, «ә»гә «җә» дип утырырга кирәкми. Берәр сәгать татар теле һәм әдәбияты укыткан мәктәпләр дә бар. Вазгыятьне мәктәп директоры, татар теле укытучысы, әти-әниләр белеп тора бит. Расписаниедә сәгатьләр – бер төрле, безнең өчен – башка. Без кемне алдыйбыз? Туган тел дәресләре 3–5 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Кемгәдер ярарга тырышып, куркып утырмыйк. Кул чабып кына торып булмый бит.

Татарча сөйләшү кимеде, бакчада русча сөйләшәләр, дигән зарларны да министрга еш ишетергә туры килә икән. «Кем гаепле соң? Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Аның каравы балаларның берсе – 3, икенчесе 4 тел белә. Мактанып әйтүем түгел. Бакчага баргач, бала телне онытты, диючеләрне аңламыйм мин. Әлбәттә, бакчаларда бар да алда гөл түгел. Анда да безнең татарлар эшли. Башка милләт баласы килсә, русчага күчәләр. Моның җаен табып була бит. Чын татар авылларында исә бер русча сөйләшкән кеше юк. Кая гына барсам да миңа, мәгариф министрлыгы гаепле, дип сөйләргә тотыналар…. Сөйләмәгез миңа болай дип. Мин бу проблемалар белән яшим, шуңа чумган һәм шуннан чыга да алмам шикелле. Балаларның әти-әниләре дә бар бит. Һаман бакча, мәктәп гаепле. Өйдә сөйләшмәсәң, аңлатмасаң, фикер алышу булмаса, алга китеш булмаячак. Хатаны үзебездән дә эзлик», – диде министр.

Киңәшмәнең төп яңалыгы – Бөтенроссия татар теле укытучылары берләшмәсен булдыру. Аны Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рузилә Фәттахова җитәкләячәк. Әлеге оешма туган тел укытучыларының аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, ул аларның хокукларын да якларга булышачак.

Сүз уңаеннан, быел 2013 елдан гамәлдә булган «Ана теле» онлайн мәктәбе эшчәнлеген туктаткан иде. Әле мәктәпне яңа платформага күчерергә җыеналар.

Сан

Татарстан мәктәпләрендә – 3194, Россиянең башка төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә.

Сәрия Мифтахова

Фото: https://mon.tatarstan.ru/

 


Фикер өстәү