Чишмә суы… бал түгел: су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсире ни дәрәҗәдә зур?

Кеше организмының якынча 65 проценты судан тора, дип әйтәбез икән, димәк, эчә торган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш. Тик бу чыннан да шулаймы соң? Без нинди су эчәбез? Эчә торган су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсире ни дәрәҗәдә зур? Белгечләр белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

Суга карап, саулыгыңны чамала

Гөлинә Гыймранованың әти-әнисе Апас районының Урта Балтай авылында яши. Ул авылларындагы суның сыйфатын ошатмавын әйтте.

– Башнядан килә торган су бер дә тәмле түгел. Үземнең әниләр суны чишмәдән алып кайтып эчәләр, шушы ук авылда яшәүче каенаналарда кайнап суынган суны бөтенләй авызга ала торган түгел. Элек аларга чишмә суы килә иде, суы тәмле иде. Ниндидер программа буенча авылда суны кабаттан керттеләр, шуннан соң аның сыйфаты бозылды. Без үзебез Казанда фатирга куелган фильтр суын эчәбез. Тәмсез дип әйтеп булмый, – диде ул.

Икенче бер газета укучыбыз Ләйсән Хәкимуллина Биектау районының Каенлык авылында тора.

– Күп еллар без кран суын файдаландык. Әмма эчәр, ризык әзерләр өчен суны башка авылдагы чишмәдән алып кайта идек. Чөнки якыннарым кран суының тәмсез булуын һәм бик нык юшкын утыруын яратмады. Анализлар да суның нормадан артык катылыгын күрсәтте.  Өстәвенә суүткәргечнең суы да еш бетеп җәфалады. Шуңа күрә ике ел элек без ишегалдындагы скважинаны ясадык. Ике көнгә бер чишмәгә йөрергә туры килмәс дип өметләнгән идек, тик якыннарым барыбер чишмә суын үз итә. Мин су тәмнәрендә аерма сизмәсәм дә, башкалар чишмәнекен ярата. Шуңа күрә авылда яшәсәк тә, өйдә миннән кала кран суы эчкән кеше юк, – ди Ләйсән.

Нинди су эчәргә куркынычсыз булып санала соң? Әлеге сорауны КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Рөстәм Мусинга бирдек.

– СанПиН нормалары буенча суда бер меңләп тирәсе органик һәм берничә дистә органик булмаган матдә булырга мөмкин, – диде ул. – Әлбәттә, органик булмаганнары күбрәк очрый. Ләкин аларның барысын да тикшерү гади кеше өчен мөмкин түгел. Мин иң гадиләренә генә тукталам. Без эчә торган суда билгеле бер күләмдә тозлар бар. Әгәр алар бер литр суда бер граммнан артмаса, су яхшы дигән сүз. Мондый төче су җирнең өске катламында 20 – 30 метрдан башлап 300 метрга кадәр тирәнлектә ята. Уртача алганда, 100 – 200 метр чамасы тирәнлектә. Кайбер районнарда әлеге катлам бөтенләй 20 – 50 метр белән генә чикләнә. Тирәнрәк казыган саен, минераллашу (ягъни тоз күләме) арта гына. Нефть ятмалары тирәнлегендә (бу, мәсәлән, 1,5 километр) минераллашу бер литр суда 200 граммга кадәр җитәргә мөмкин. Коены тирәнрәк казыган саен, суы чистарак була, дип фикер йөртү дөрес түгел. Андый очраклар бик сирәк булырга мөмкин.

Галим әйтүенчә, игътибар итәргә кирәкле икенче элемент – суның катылыгы. Аны исә сөяк һәм йөрәк өчен кирәкле кальций һәм магний бирә. Яхшы суда ул бер литрга 4,5 мг тирәсе булырга тиеш. Кальций һәм магний булмаган суны даими рәвештә эчкән очракта, сөякләр, йөрәк белән проблемалар башлануы бар. Ә инде ул артып киткән очракта (каты су) эчке органнарга таш утыртырга сәләтле, шул ук вакытта мондый су яман шештән саклый.

Рөстәм Мусин шәһәр шартларында һәм башкалага якын булган районнарда яшәүчеләргә скважина, кое һәм чишмә суларын бары тик кайнатып кына эчәргә киңәш итә. Чөнки микроэлементларның нормадан артык булуы сәламәтлек өчен зыянлы гына түгел, куркыныч та, ди ул. Мәсәлән, судагы кайбер бактерияләр менингит, гепатит китереп чыгарырга сәләтле. Ә нитратның, организмда җыелып килеп, яман шеш авыруына сәбәп булуы бар. Синтетик-органик матдәләр, авыр металлар күп булган суны даими кулланган очракта, алар, организмда җыелып, шулай ук җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, суда борның артык күп булуы нәсел калдыру сәләтен киметергә мөмкин. Сүз уңаеннан, башкалада су Дәрвишләр, Тау аръягы бистәләрендә аеруча начар икән. Галим казанлыларга краннан килгән суны фильтр аша чыгарып эчәргә киңәш итте. Ә менә зур шәһәрләрдән читтәрәк урнашкан, сәнәгать зоналары булмаган авыл халкы исә чишмә суларын тыныч күңел белән эчә ала, ди ул.

– 1990 елларда без, галимнәр, республикадагы кое, чишмә суларын күп тикшердек. Ул вакытта күпчелек коелардагы суның сыйфаты начар, кайнатмыйча эчәргә яраксыз булуын ачыкладык. Алардагы күп компонентлар тиешле нормадан артып китә иде. Мәсәлән, нитрат, нитрит, оксидлашу күренеше зур, тимер, марганец кебек микроэлементлар тиешле күләмнән артык. Кызганыч, чишмәләр белән дә шул ук хәл. Чишмә авылга никадәр якынрак, аның сыйфаты шуның кадәр начаррак булуын күрдек. Шуңа күрә читтәрәк бәреп чыккан, озак еллар файдалануда булган чишмә суын эчәргә киңәш итәм,  – диде Рөстәм Мусин.

Галим кайбер районнарга да тукталып узды. Әйтик, Татарстанның көньяк-көнбатышындагы районнарда (Чүпрәле, Буа районының кайбер өлеше) суның кызыл балчык белән кушылуы нәтиҗәсендә минераллашу бер литр суда 5–6 граммга кадәр җитәргә, катылыгы нормадан ун тапкыр артып китәргә мөмкин икән. Бу яклардагы суларда башка компонентларның да зур күләмдә очравын әйтте Рөстәм Мусин. Моннан тыш, Иделнең уң як яры – Югары Ослан районының Печище авылы тирәсендә туфракның өске катламында тиз эри торган гипс бар. Аның белән бәйләнешкә кергән су бик тиз тозлана һәм эчәргә яраксызга әйләнә. Мондый сулыклар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында да (мәсәлән, Баулы, Мөслим) күп, ди галим. Көнбатыш Кама аръягы өчен, мәсәлән, авыл хуҗалыгы объектларының һәм табигый гидрогеологик шартларның (Чирмешән, Сөлчә һәм башка бассейннар) йогынтысы зур икән.

Кышын яхшырак

Татарстанлылар чишмә, кое, колонка (су баганасы) яки краннан аккан суларын тикшертү өчен, дәүләтнекенә һәм шәхси лабораторияләргә мөрәҗәгать итә ала. Соңгыларында бәяләр 1500 сумнан башлап 20000 сумга кадәр җитә. Лабораторияләр суларны микробиологик, санитар-химик (суның катылыгы, юшкын утыру-утырмавы, составында хлорид, сульфат һәм башка элементлар булу-булмавы) һәм органолептик күрсәткечләргә тикшерә.

Әйтик, Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә су анализларын белер өчен гадәттә оешма җитәкчеләре, Казанга якын булган районнарда шәхси йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Узган ел, мәсәлән, биредә 332 су пробасын кабул иткәннәр. Аларның 16сы таләпләргә җавап бирмәгән, микроблар һәм бактерияләр нормадан артып киткән.

– Гадәттә чишмә сулары чиста, ә скважинаныкы пычрак була. Аеруча яңа казылган коелардан алынган су микробиологик сыйфатлары буенча начар, ә үзәкләштерелгән сулар яхшы күрсәткечләр бирә. Алар гадәттә химик составлары белән генә аерыла. Әгәр чәйнек төбенә юшкын утыра икән, суны тикшертеп карарга киңәш итәбез. Анализ нәтиҗәләре буенча фильтр кулланырга мөмкин, – диде Татар төбәкара ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Айдар Садриев.

Суны үзебез дә тикшертеп карарга булдык. Моның өчен Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең әйдәп баручы белгече Гүзәлия Җамалетдинова белән бергәләп биш урыннан су пробасын алдык. Дөрес, әлегә аларның барысы да Казаннан алынды. Киләчәктә без район үзәкләре һәм авыллардагы суларны да тикшерергә уйлыйбыз. Шулай итеп, пробаларны 2 нче Азино урамындагы йорт почмагына куелган су автоматыннан, «Ключ здоровья» киоскыннан, Четаев урамындагы фатирның кран суыннан, 20 литрлы савытларда сатып алынган судан һәм йорт эченә куелган заманча фильтрдан чыккан судан алдык.

Анализ ничек дөрес итеп алына соң? Моның өчен Гүзәлия иң элек спиртлы мамыкны яндырып, кранны дезинфекцияләде. Суны 5–10 минут агызып торганнан соң, стерильләштерелгән банкаларга тутырды. Җыелган суның күләме кимендә 3 литр булырга тиеш. Анализлар 7 көн эчендә әзер булды. Без тапшырган пробаларның барысы да химик һәм микробиологик анализ күрсәткечләре буенча нормадан артып китмәгән иде.

Дөрес, Айдар Садриев кышын су анализларының яхшырак булуын яшермәде. Чөнки бу вакытта җир туң була. Ә менә җәен кышын яхшы булган анализлар да начар күрсәткечләр бирергә мөмкин икән. Моннан тыш, иске йортлардан алып килгән суларның сыйфаты да күпчелек очракта начар булуын әйтте.

– Фильтрларга килгәндә, сәнәгать фильтрлары нәтиҗәлерәк, чөнки ул кыйммәтрәк булган саен, эшләве дә яхшырак. Ләкин аны куйганнан соң, бәйсез лабораториядә анализга биреп алырга киңәш итәм, – диде Айдар Садриев. – Кеше организмына су аша билгеле бер күләмдә микро һәм макроэлементлар керергә тиеш. Аларның бары тик тиешле нормадан артып кына китмәве кирәк. Әйтик, составында катылык бөтенләй булмаган суны да яхшы дип әйтеп булмый. Гадәттә, фильтр аша чыгарылган суда алар бик аз яки бөтенләй булмаска мөмкин. Анализлардан күренгәнчә, краннан аккан суның составында катылык бер литрга 4,5 мг булса, йорт янында урнаштырылган фильтрдан алынган суда ул нибары 0,45 миллиграммны гына тәшкил итә.

Суның бик пычрак булуын күрсәтүче төп билгеләр

  1. Судан ят ис килү.
  2. Суны кайнаткач, чәйнек төбендә юшкын калу.
  3. Суның болганчык булуы яки тора-тора тоныклануы.
  4. Эчкәч, авызда тәмсез тәм калу.
  5. Әлеге территориядә яшәүчеләрнең күпчелегенә хас булган авырулар да суның начар булуына ишарәләргә мөмкин.

Белгеч фикере

Рөстәм Мусин сүзләренчә, һәр районда да начар һәм яхшы сулы чишмәләрне очратырга мөмкин. Аларның сыйфатын анализ ясатмыйча гына да ачыкларга була. Торак пунктлардан читтәрәк урнашкан, ферма, чүплек, сәнәгать мәйданнары, эре оешмалар, гипс булмаган урыннарда бәреп чыккан чишмә суын 99 процент очракта чиста дип әйтергә була, дип саный ул. Әгәр аннан кешеләр озак еллар су ала, сәламәтлекләре начарланудан зарланмый, тәмгә тәмле, юшкыны утырмый икән, бу да суның яхшы сыйфатлы икәнлеген күрсәтә. Кеше аягы басмаган урындагы чишмәләрнең дә суы әйбәт булырга мөмкин. Шулай ук галимнәр үткәргән тикшерү нәтиҗәләре хәзерге вакытта кулланыла торган ашламаларның грунт суларына тискәре йогынтысы юклыгын күрсәткән.

Сораштыру 

Сез нинди су эчәсез?

Кран суы – 38,4%.

Чишмә суы – 33,33%.

Фильтрдан эчәбез – 21,07%.

Сатып алабыз – 7,2%.

Газетаның ВК сәхифәсендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре   

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү