Казанда автобус экипажы аңын югалткан хатын-кызга ярдәм иткән

Казанда 5 нче номерлы автобус экипажы автобуста аңын югалткан хатын-кызга ярдәм итте, дип хәбәр итә ТР АТП ассоциациясе.

Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге машина йөртүче Амонджон Турсуновка һәм кондуктор Асаджон Екубовка рәхмәт белдерде.

Автобус Казанның Идел буе районында маршрут буенча барган. «Сафиуллина» тукталышы районында кыз аңын югалткан. Автобус кондукторы беренче булып пассажирның хәле начар булуып күреп алган, шуннаң соң салонга сафа һава керүен тәэмин иткән. Транспорт йөртүчесе диспетчер белән элемтәгә керә һәм маршруттан китәргә карар кыла. Экипаж ашыгыч ярдәм чакырткан. Пассажирларны башка автобуска утыртканнар.

Экипаж оператив эшләгәнлектән, ашыгыч ярдәм берничә минуттан килеп җиткән. Тикшергәннән соң, табиблар кызны хастаханәгә госпитализацияләргә карар кылган. Хәзер ул дәвалана.

Кондуктор автобуса первым заметил, что пассажиру нехорошо, обеспечил приток воздуха в салон, а водитель транспорта связался с диспетчером.


Фикер өстәү