Автобус йөртүче белән кондуктор автобуста буыла башлаган баланы коткарган

Казанда автобус йөртүче Радик Әминов һәм кондуктор Рухсора Кадыйрова бер баланы коткарган, дип хәбәр итә ТР АТП ассоциациясе.

Иртән малай 5нче автобуска утыра. «Колхоз базары» тукталышы янында аңа начар була, ул сулый алмый башлый. Кондуктор аңа су эчәргә бирә. Аның хәле бераз яхшыра.

«ЦУМ» янындагы соңгы тукталышында шофер һәм кондуктор аның кая барганын белеп карый. Тик ул бер генә сорауга да җавап бирә алмый, хәтта исемен дә әйтә алмаган. Алар малайның укый торган мәктәбен аның көндәлегеннән белгәннәр. Кондуктор һәм автобус йөртүче ашыгыч ярдәм чакырталар, 76нчы мәктәп директорына һәм малайның әти-әнисенә хәбәр итәләр. Ашыгыч ярдәмдә малайны мәктәпкә алып китәләр. Анда аны директор һәм әти-әнисе каршы алган.


Фикер өстәү