«Уфтанма»га штраф яный: Элвин Грейны судка биргәннәр

Татар-башкорт җырчысы Элвин Грейга (Радик Юлъякшин) 9 декабрьдә Казанда узган концерты өчен штраф салырга мөмкиннәр.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре тамашада саклану чаралары күрелмәгән өчен беркетмә төзегән.
Элвин Грей концертында антиковидлы чаралар күрелмәве ачыклаган. Ведомство белгечләре артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегән.

«Kazanfirst» басмасы язуынча, белгечләр әлеге кагыйдә бозуларны социаль челтәрләрдәге чыганаклардан ачыклаган. Концерттан кертелгән видеоларда тамашачы җырчы белән кочаклаша һәм алар битлек кимәгән. Нәтиҗәдә, тамаша залында кешеләргә 1,5 метр саклану дистанциясе ясау өчен мөмкинлек, тамашачылар битлекләр кимәгән дигән беркетмә төзелә.
Җырчы “Пирамида” залында 10 декабрьдә дә концерт үткәрде. Бусында инде ул тамашачыларын саклану чаралары турында онытмаска чакырган. 14 декабрьдә концертны оештыруга карата материаллар судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү