Казан урамнарында туган телгә багышланган канатлы сүзләр язылган билбордлар куела башлады

Һәр сүзләрендә – асыл мәгънә. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, китап нәшрияты белән берлектә, башкала урамнарындагы реклама такталарына (билборд) танылган татар шәхесләренең туган телгә багышланган канатлы сүзләрен, шигъри юлларын урнаштыру эшен башлады. Ә сабыйларга классикларыбыз белән яшьтән үк кызыксынсыннар өчен матур плакатлар әзерлиләр. Комиссия әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар СӘГЪДӘТШИН шушы проектлар турында җентекләбрәк сөйләде.

:: Илдар әфәнде, реклама щитларында кайсы даһиларыбызның канатлы сүзләре кулланылачак һәм ни өчен нәкъ аларны сайларга булдыгыз?
– Билбордларда язылган гыйбрәтле сүз­ләр – телебезнең иң бай, куәтле, мәгъ­нәле, тәэсирле үрнәкләре. Гыйбрәтле сүзләр комиссия әгъзалары тәкъдимнәреннән сайлап алынды. Биредә туган телне саклау темасына әһәмиятле, зирәк, гыйбрәтле сүзләр китерелә, аларның авторлары – Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Садри Максуди, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова. Һәр билбордта атаклы эшлекленең яшь буынга үгет-нәсихәт рәвешендәге канатлы сүзе бирелгән.


:: Бу билбордларны кайсы урамнарда күрергә мөмкин?
– Алар башкаланың аеруча җанлы урыннарында – Чистай, Вишневский урамнары, Ямашев, Җиңү проспектлары, Оренбург тракты һәм башка урыннарда урнаш­тырылачак. Барлыгы – 20 билборд.

:: Алга таба андый щитларны сәүдә үзәкләре, вокзал һәм башка биналарда да урнаштыру нияте бармы?
– Билбордлар кеше күп йөри торган урыннарда куелачак, шул исәптән сәүдә үзәкләрендә, вокзалларда да.

:: Балалар өчен дә матур бүләк әзерлисез икән.
– Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатларын нәшер итте. Алар татар телле балалар бакчаларына таратылачак. Төп максат – татар әдәбияты классикасы белән сабыйларны балалар бакчасыннан ук таныштыру. Әлеге проект шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән тормышка ашырыла. Балаларга без татар әдәбияты классиклары сурәтләнгән матур, төсле плакатлар әзерләдек, алар иҗатының иң танылган үрнәкләрен һәм геройларын урнаштырдык. Бу – Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Муса Җәлил, Зәкия Туфайлова кебек авторлар. Әлеге эш белән 3–4 ай шөгыльләнәбез инде. Проектны махсус төркем эшли. Анда шагыйрьләр, дизайнерлар, язучылар, балалар бакчаларында эшләүчеләр дә бар. Киләчәктә бүтән шәхесләрнең плакатларын да әзерләячәкбез. Исемлек зур, әлегә бишесенә тукталдык. Плакатлар ялтыравыклы, матур килеп чыкты, балаларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп ясалды. Анда дүртьюллыклар урын алган. Мәсәлән, Тукайның «Бала белән күбәләк» әсәре. Плакатлар ярдәмендә балалар танылган әдипләребезнең иҗаты белән кызыксына башлый.

:: Плакатлар республиканың кайсы балалар бакчаларына таратылачак?
− Баштарак 700 бакчага таратырбыз дип уйлаган идек. Барлык балалар бакчасына да мондый плакатлар кирәк дигән фикергә килдек. Бишәр җыелма плакат республикадагы һәр балалар бакчасына таратылачак. Әле проект киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА


Казан урамнарында туган телгә багышланган канатлы сүзләр язылган билбордлар куела башлады” язмасына фикерләр

  1. Чаллыда тукталышларга: «Наш город — наша крепость. Безнең шәхәр — безнең ныгытма», дигән плакатлар язып элделәр. Ярар соңыннан «х» өстенә «һ» ябыштырып чыктылар. Барыбер сәер яңгырый

Фикер өстәү